Татарстан Республикасының барлык белем бирү учреждениеләре Wi-Fi нокталары белән тәэмин ителәчәк. Хәзерге вакытта республиканың барлык мәктәпләре дә заманча уку контенты һәм технологияләреннән файдалану мөмкинлеген арттыру өчен интернетка тоташтырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык Юлламасында хәбәр итте.
5-18 октябрьдә Россиянең 24 төбәгеннән, Казахстаннан, Белоруссиядән, Луганск Халык Республикасыннан һәм Донецк Халык Республикасыннан 160 малай һәм кыз «Смена» да яшь хәрәкәт инспекторларының XVI дәүләтара слетында катнашты. Алар барысы да Хәрәкәтнең яшь инспекторлары клублары әгъзалары һәм юл хәрәкәте иминлеге буенча «Куркынычсыз тәгәрмәч» ЮИД конкурсында җиңүчеләр булып торалар.
БДБ илләренең Халыкара, музыкаль, ел саен уздырыла торган “Бердәмлектә без көчле!” ачык дистанцион (online) конкурсы “Без Бөек Держава өчен” Бөтенроссия музыка проекты кысаларында үткәрелә.
13 октябрьдә Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасында 2021 елның июль-август айларында Россия яшьләр берлеге тарафыннан, «Игелек турында» Урта һөнәри белем бирү студентларының Бөтенроссия форумына әзерлек һәм техникум һәм колледжларда студентлар үзидарәсе үсешенең актуаль торышын билгеләү, студентлар белән эшләүдә төп тенденцияләрне ачыклау максатыннан, Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәме белән үткәрелгән Россия Федерациясе һөнәри белем бирү оешмаларында студентлар үзидарәсен тикшерү нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясе була.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык юлламасында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына һәм район башлыкларына мәктәп һәм балалар бакчаларын кадрлар белән тәэмин итүне контрольгә алырга кушты.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Республика Президенты тарафыннан парламентка Юлламасында куелган бурычлар өстендә эшләячәк. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Дәүләт Советының 25 нче утырышы тәмамланганнан соң белдерде.
9 октябрьдә, шимбә көнне, «Татарстан - Яңа Гасыр» каналында 13.45 сәгатьтә, «ТНВ-Планета» да Мәскәү вакыты белән 20.30 сәгатьтә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында «Укытучылар көне» республика бәйрәменең телевизион версиясен карагыз.
Юдино бистәсендә балалар өчен «Пространство» исеме астында өстәмә белем бирү үзәге төзелә. Ул төзелә торган торак йортның беренче һәм икенче катларында урнашачак. Анда спорт, иҗат һәм техник фәннәр белән шөгыльләнергә мөмкин булачак, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар да өйрәнә алачак – алар өчен учреждениедә барлык кирәкле шартлар да тудырылачак.
Юдино бистәсендә капиталь ремонттан соң «Раушан» дип аталган катнаш төрдәге 417-нче номерлы балалар бакчасы ачылды. Ул 90 нчы елларга кадәр комсомол райкомы булган ике катлы бинада урнашкан.
9-10 октябрьдә Мәскәүдә Бөтенроссия сыйныф җитәкчеләре форумы кысаларында Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов рәислегендә Бөтенроссия эксперт педагогик советының чираттагы утырышы узачак.