24 сентябрьдә 16.00 сәгатьтә «Казан Экспо» Халыкара мәгълүмат үзәгендә Ворлдскиллс DigitalSkills стандартлары буенча мәгълүмати технологияләр өлкәсендә III тармак чемпионатында җиңүчеләрнең исемнәре билгеле булачак.
Россия фәнни фонды «Аерым фәнни төркемнәр тарафыннан фундаменталь фәнни тикшеренүләр һәм эзләнү фәнни тикшеренүләр уздыру» Россия фәнни фонды эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше буенча Фонд грантларын алуга ачык конкурс үткәрү турында хәбәр итә.
Рус география җәмгыяте Географик диктант - 2021 үткәрү датасын күчерү турында игълан итә. Россия Президенты, РГО Попечительләр Советы Рәисе Владимир Путин инициаторы булган масштаблы халыкара агарту акциясе 14 ноябрьдә узачак.
188-нче номерлы «Бионика» лицее һәм 189-нчы номерлы «Заман» гимназиясе укучылары яңа паркта 15 шомырт үсентесе утырттылар. Гомумән алганда, биредә 400 эре үсемлек – тирәкләр, өрәңгеләр, алмагачлар, каеннар һ.б. утыртылачак. Мәктәп укучылары белән акциядә Казан мэры Илсур Метшин да катнашты.
Татарстан Министрлар Кабинеты киләсе елга балалар бакчасы өчен түләүнең уртача күләмен билгеләде. ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карар хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.
Узган җәйдә балалар тимер юлында 265 пар пассажир поездына хезмәт күрсәтелгән һәм 22,5 меңнән артык пассажир кабул ителгән.
Россия Мәгариф министрлыгы үткәрә торган «Россия Ел директоры» Бөтенроссия һөнәри конкурсының сайлап алу этабына йомгак ясалды.
Дүшәмбе, 27 сентябрьдә, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсенең инстаграм-аккаунтында (opriemnaya116) иртәнге 10 да Бөтенроссия мәктәпкәчә яшьтәге балаларны кабул итү көне Instagram да эшли башлаячак.
21-24 сентябрьдә «Казан Экспо» мәйданчыгында Kazan Digital Week – 2021 халыкара форумы уза.
"Халыклар күп – ил бер!" - шундый лозунг астында инде алтынчы тапкыр «Зур этнографик диктант» халыкара агарту акциясе узачак. Акция Бердәм чорда – 2021 елның 3 ноябреннән 7 ноябренә кадәр www.miretno.ru сайтында онлайн-форматта уздырыла, бу традиция буенча Халыклар бердәмлеге көненә багышланган.