ЯҢАЛЫКЛАР


10
сентябрь, 2021 ел
җомга

Түбән Каманың биш мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе 500 мең сум күләмендә грант алачак. Бу хакта үзенең Instagram да Түбән Кама муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү идарәсе башлыгы Светлана Андрианова сөйләде.

«Россия ― мөмкинлекләр иле» Президент платформасының «Синең йөреш» Бөтенроссия студентлар конкурсы кысаларында ярымфинал этабын кабул итәчәк шәһәрләр игълан ителде. Ул 2021 елның 15 сентябреннән 6 ноябренә кадәр илнең барлык федераль округларында көндезге форматта узачак.

«Юнармия» хәрәкәте «Гаилә тарихы» коммерцияле булмаган фонды белән берлектә үз нәселенең тарихын өйрәнү буенча интерактив онлайн-курс башлап җибәрде, дип хәбәр итә хәрәкәтнең матбугат хезмәте.

"Кара, бу - Россия" Бөтенроссия видеоткрыткалар конкурсының икенче сезоны старт ала. Бу хакта проектның матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының дәүләт фәнни һәм фәнни-техник сәясәт департаменты тарафыннан Яшь галимнәр өчен Фән һәм инновацияләр өлкәсендә президент премиясен бирүгә кандидатлар сайлап алу башлана.

Россиядә ике ел эчендә кимендә өч мең мәктәпне ремонтларга кирәк, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин. 

8 сентябрьгә Түбән Камада җылылык белән тәэмин итү системасы 98% ка әзер. Бу хакта бүген шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Максим Санков хәбәр итте.


9
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Әлмәттә киләсе уку елына «Адымнар» полилингваль комплексы ачылачак. Туры эфир вакытында Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов, мәктәп төзелеше төрле факторларга бәйле булачак, һәм муниципалитет җитәкчелеге бер ел эчендә мәктәп төзергә тырышачак, дип билгеләп үтте.

Казан зооботаника бакчасы «Барсята» Яшь натуралист түгәрәгенә җыелма ачты. Биредә 7 яшьтән 16 яшькә кадәрге балаларны көтәләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International