ЯҢАЛЫКЛАР


28
июнь, 2021 ел
дүшәмбе

Укучылар 15 ихтыяҗ булган IТ-юнәлеш буенча бушлай онлайн-интенсивларда катнаша ала, шуларның беренчесе 29 июльдә үк старт башланып китәчәк. Моның өчен сайтта гариза калдырырга кирәк. Иннополис Университетының белем бирү интенсивлары 15 юнәлешне үз эченә ала.

31 майдан 25 июньгә кадәр илебезнең барлык 85 субъектында меңләгән федераль күзәтүче бердәм дәүләт имтиханының төп чорына мониторинг ясады. БДИның төп чорында Россия яшьләр берлегенең иҗтимагый күзәтүчеләре корпусы, 8496 имтихан үткәрү пунктын колачлап, 14 214 тикшерү үтәде, шуның белән БДИ үткәрүнең объективлыгын тәэмин итте.

23-25 июньдә Түбән Кукмара авылында Татарстан укучылары арасында V Туриада (спартакиада) исәбенә укучыларның 65  нче  республика туристлык слеты узды.

Times Higher Education 50 яшькә кадәрге дөньяның иң яхшы университетлары сайлап алынган яшь университетлар рейтингын бастырган. КНИТУ-КАИ 301 дән 350 гә кадәр аралыкта урнашты.


26
июнь, 2021 ел
шимбә

25 июньдә Татарстанда физика һәм тарих буенча 2021 елның 11 июнендәге БДИ нәтиҗәләре игълан ителде.

29 июньдә Казанда “Казан Арена” стадионы каршындагы мәйданчыкта беренче тапкыр гомумшәһәр чыгарылыш кичәсе узачак. Казан мәктәпләрен тәмамлаган 5766 кеше бәйрәм кунаклары булачак. Бәйрәм чарасында чыгарылыш укучыларын ниләр көткәне турында бүген эшлекле дүшәмбедә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов сөйләде.

 

2021 елда ТР төзелеш отрядларына 10 мең студент җәлеп итү планлаштырыла

 

«Президент академиясенең җәйге кампусы» Халыкара мәгърифәти форумы быел 11-24 июльдә «Свияжские холмы» курорт-шәһәрендә узачак, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына чараны оештыручылар.

Чаллы шәһәрендә пилотсыз очу аппаратларының «Dron Race» беренче Бөтенроссия конкурсы тәмамланды, аны оештыручы –  «Кванториум» балалар технопаркы иде!


25
июнь, 2021 ел
җомга

Бүген Апас районының Әҗем авылында капиталь ремонттан соң «Әлли-бәү» балалар бакчасы ачылды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International