ЯҢАЛЫКЛАР


10
июнь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Яңа уку елына Казанның мәктәп ашханәләрендә утырту урыннары саны 2730-га артачак. 1750 яңа урын ашханәләрдә 43 мәктәпне капиталь төзекләндерү нәтиҗәсендә барлыкка киләчәк, тагын 980 урын – «Салават күпере» һәм «Арт-сити» торак комплексларында ике яңа мәктәп ачылу сәбәпле. Шулай ук 175-нче номерлы гимназиядә ашханә ремонтланачак.

Казанда яңа балалар бакчалары барлыкка киләчәк. Башкалада барлыгы шундый сигез объект сафка басачак, алар арасында шәһәрнең Совет районында Петр Полушкин урамында 220 урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасы да бар. Бер ай дәвамында биредә барлык төзү-монтаж эшләре төгәлләнергә тиеш.

Казан милли тикшеренү технологик университеты беренче тапкыр QS World University Rankings 2022 абруйлы дөнья рейтингына кертелгән югары белем бирү оешмалары исемлегенә керде. Рейтингта барлыгы – 1673 югары уку йорты, алар арасында 48 Россия университеты.

Россиянең 700дән артык югары уку йорты 10 июльдә узачак Бөтенроссия студентлар чыгарылыш чараларында катнашачак. Бу хакта фән һәм югары белем министры Валерий Фальков хәбәр итте.

«Цифрлы партнерлык» БДБ халыкара конвенты –  РФдә яшәгән һәм Бәйсез дәүләтләр бердәмлегендә гамәли әгъзаларының (проектның максатчан аудиториясе)   8-11 нче сыйныф укучылары, студентлар, яшь галимнәр, инженерлар һәм IT-белгечләр өчен  социаль белем бирүле чара.

Казанның 16нчы татар-инглиз гимназиясендә ашханәне  ремонтлый башладылар. Азык-төлек блогында эшләр июнь башында старт алды һәм август уртасында тәмамлана. Эшләрнең төп этабы артта калды – эшчеләр  төшке аш залын киңәйттеләр. Ашханәдә төзекләндерүгә  кадәр 120 утырту урыны исәпләнгән булган, реконструкциядән соң тагын 72 урын өстәләчәк. Гимназиядә кайнар азык белән туклану  бүген 87%ны  тәшкил итә.


9
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан районнарында 261 млн сумга җиде мәктәп ремонтланачак. Бу хакта мәгълүмат дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.

Россия мәгариф министрлыгында «Россия ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының оештыру комитеты утырышы узды, анда 2021 елда «Россия ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсын үткәрү тәртибен алга таба эшләп бетерү белән раслау карары кабул ителде. Утырышны “Россия ел укытучысы” Бөтенроссия конкурсының оештыру комитеты рәисе урынбасары, Россия Федерациясе мәгариф министрының беренче урынбасары Александр Бугаев алып барды.

7 июньнән 3 атна дәвамында барлык теләге булган яшүсмерләрне «ӨЧ АДЫМ» Бөтенроссия челленджында катнашырга чакыралар. Ул  яңа дуслар табуны яки мохтаҗларга ярдәм итүне күз уңында тота.

Профильле дәрәҗәдәге математика буенча бердәм дәүләт имтиханы 7 июньдә штат режимында узды, имтиханнар барышында җитди кимчелекләр һәм хокук бозулар теркәлмәде, дип хәбәр итә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International