ЯҢАЛЫКЛАР


9
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

Цифрлы портфолио абитуриентларга белем бирү траекториясен сайларга ярдәм итәчәк. Мондый цифрлы портфолионы булдыру проекты эшләнү стадиясендә һәм Мәгариф министрлыгы һәм саннар министрлыгы белгечләре тарафыннан актив фикер алышалар.

Дүрт айда Татарстанда 880дән артык яшүсмер эшкә урнаштырылган. Ел ахырына барлыгы 14,5 мең балигъ булмаган баланы эш белән тәэмин итү планлаштырыла.

Бу уку елында Казан укучылары бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында 115 призлы урын яулады – бу 2019 елга караганда 30-га күбрәк. Иң яхшы нәтиҗәләрне балалар хокук, экология һәм математика кебек фәннәр буенча күрсәттеләр. Казан Мэры Илсур Метшин ата-аналарга һәм педагогларга тәрбия һәм мәгариф эшләре өчен рәхмәт белдерде.

«Цифрлы партнерлык» БДБ халыкара конвенты –  РФдә яшәгән һәм Бәйсез дәүләтләр бердәмлегендә гамәли әгъзаларының (проектның максатчан аудиториясе)   8-11 нче сыйныф укучылары, студентлар, яшь галимнәр, инженерлар һәм IT-белгечләр өчен  социаль белем бирүле чара.

 


8
июнь, 2021 ел
сишәмбе

Горки-Әмәт урманында экологик юнәлештәге балалар лагере эшли башлый. Беренче смена тест режимында өч көн дәвамында – 9-нчы июньнән 11-нче июньгә кадәр узачак. Анда 8-13 яшьлек мәктәп укучылары катнаша ала, алар әйдаманнар карамагында булачак.

"Россия – мөмкинлекләр иле" президент платформасы проекты – "Зур тәнәфес" Бөтенроссия конкурсы  һәм Фәнни технологик инициативаның Түгәрәк хәрәкәте олимпиадасы хезмәттәшлек турында килештеләр.

Казанда дәүләт йомгаклау аттестациясенә тугызынчы сыйныфларның 11 мең 641 укучысы һәм 6101 унберенче сыйныф укучысы кертелде. Имтихан уздыру өчен 140 пункт әзерләнгән: 25 БДИ пункты, 44е – ТДИ, җиде пункт - ДЧИ, 64 пункт – сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен өйләренә имтихан уздыру өчен. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов белдерде.

Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче Бөгелмәнең 6 нчы мәктәбе Россиянең иң яхшы техник профильле югары уку йортлары өчен абитуриентлар әзерләүче ике йөз мәктәбе арасында 163 нче урынны алды. Уку йорты 1952 елда ачылган. Биредә 1184 укучы белем ала һәм 78 педагог укыта. 6 нчы мәктәп төбәк физик-математик белем бирү үзәге статусына ия. Ул шулай ук РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән "Мәгариф" илкүләм проектының "Санлы белем бирү мохите" проектында һәм чит телләрне үстерү буенча муниципаль мәйданчыкта катнаша.

Бөтенроссия туган якны өйрәнү берләшмәләре фестивале (Краефест) июль аенда Свердловск өлкәсендә узачак, анда туган якны өйрәнү юнәлешендәге мәктәп һәм яшьләр берләшмәләре катнашачак. Чара Россия мәгариф министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.


7
июнь, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстанның 10 меңнән артык унберенче сыйныф укучылары математикадан БДИ тапшыралар, шуларның 9367 чыгарылыш сыйныф укучысы, 584е – узган елгы чыгарылыш укучылары һәм көллият һәм техникумнарны тәмамлаган 55 кеше.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International