Россия фән һәм югары белем министрлыгы икътисад таләпләре нигезендә югары белемле белгечлекләреһәм юнәлешләр әзерләү исемлеген яңадан карарга һәм актуальләштерергә ниятли, аларны кабул итү 2021 ел ахырына планлаштырылган. Бу хакта чәршәмбе көнне министрлыкның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Россиянең барлык төбәкләреннән 800 меңнән артык укучы «Яшь эшмәкәр һәм финанс белеме» онлайн-олимпиадасының сынау тәртибендәге һәм төп турларында катнашты. Алар арасында – Татарстан Республикасыннан 85 меңгә якын укучы бар.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Анзор Музаев Бердәм дәүләт имтиханы июньдә штат режимында узачак дип ышаныч белдерде.
«Татнефть» компаниясе Казанның һөҗүмгә дучар булган 175 нче мәктәбендә бассейн төзүне финанслаячак. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шундый йөкләмә бирде, дип хәбәр итте Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова.
Математика буенча БДИ сайлау буенча имтиханнар исемлегенә кермәячәк. Бу хакта 2021 елда Дәүләт йомгаклау аттестациясенә багышланган кайнар линия барышында Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев белдерде.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Анзор Музаев хәбәр иткәнчә, киләсе елда пандемиягә кадәр булган Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру тәртибен кире кайтару планлаштырыла.
Информатика буенча бердәм дәүләт имтиханы 2021 елда компьютер форматында үткәреләчәк. Бу хакта Рособрнадзор җитәкчесе урынбасары Игорь Круглинский сөйләде.
2021 елда «Сириус» моделе буенча сәләтле балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү республика үзәгенең җәйге программаларына Татарстан икътисадына бәйле бурычлар кертеләчәк. Бу хакта матбугат конференциясендә "Казан талантларның ачык университеты 2.0" коммерцияле булмаган оешмасының башкарма директоры Айдар Акмалов хәбәр итте.
Татарстанда быел БДИны 16 509 унберенче сыйныф укучысы тапшырачак, ә ТДИны – 36 532 тугызынчы сыйныф укучысы.
Федераль грантлар бирү турында Россия Федерациясе мәгариф министрлыгы белән килешүдә каралган чараларны гамәлгә ашыру барышында Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының, партнер предприятиеләрнең финанс ярдәме белән һәм соңгы өч елда колледж үзенең бюджеттан тыш акчалары хисабына 100 миллион сумнан артык суммага матди-техник базаны яңартты. 2020 елда түбәндәге юнәлешләр буенча заманча җиһазландырылган биш яңа остаханә төзелгән: «CAD инженерлык дизайны», «ЧПУ станкаларында токарьлык эшләре», «Токарьлы универсаль станокларда эшләр», «КИП метрологиясе», «Электроника».