РФ президенты Владимир Путин 2022-2030 елларда Россия югары уку йортларының заманча кампуслары челтәрен булдыруны йөкләде, дип хәбәр итә Кремльнең рәсми сайты.
Аспирантура программалары буенча максатчан укуга кабул итү агымдагы уку елында 42,9%ка арткан. Бу хакта чәршәмбе көнне Facebook сәхифәсендә РФ мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.
Бу көннәрдә 1-6 нчы сыйныф укучыларын “Мин математиканы яратам” олимпиадасына чакыралар.
Татарстанда «Әти-әниләр белән бердәм БДИ тапшыру көне» бөтенроссия акциясе башланды. Аның максаты — булачак чыгарылыш сыйныф укучыларында имтиханнар алдыннан дөрес әзерлек булдыру. Акция мәйданнарының берсе 183 нче номерлы Казан гимназиясе булды. Башка әти-әниләр белән берлектә бирегә республиканың депутатлары, мәдәният һәм спорт эшлеклеләре килде.
Татарстанда Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тәкъдиме буенча төзелә торган күптелле белем бирү комплекслары киләчәк мәгариф системасының бер өлеше булырга сәләтле. Ул мәктәпләр балаларга белем бирү өчен яңа мөмкинлекләр ача.
Петербургта "Россия — мөмкинлекләр иле" президент платформасы тарафыннан уздырыла торган педагоглар өчен конкурс старт алды.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Анзор Музаев Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән комитеты утырышында катнашты, анда ул 2020 елда хезмәтнең эшенә йомгаклар ясады һәм белем бирүдә коронавирус инфекциясе таралу куркынычын сакланып калу шартларында бәяләү процедураларын уздыру үзенчәлекләре турында сөйләде.
Биектау районында "Үз юлыңны сайла" дигән антинаркотик десант узды. Чара дүрт мәйданчыкта оештырылды – алар арасында Биектауның Г.Баруди исемендәге 4 нче мәктәбе һәм 3нче мәктәбе бар.
Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабын үткәрүгә таләпләр билгеле булды. Документларны мәгариф министрлыгы төбәк оештыручыларына тәкъдим ителде.
Татарстанда 15 марттан 25 майга кадәр «Ел остасы» бөтенроссия конкурсының Республика этабы уздырыла.