ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан укытучылары «Киләчәк укытучысы» милли конкурсында катнаша, ул «Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасы тарафыннан уздыра.

Чаллының биш мәктәбендә физкультурада флорболга – туплы хоккейга өйрәтәчәкләр, дип хәбәр итә шәһәр администрациясе.

2021/2022 уку елына югары уку йортларына, узган ел белән чагыштырганда, бюджет урыннары 10 процентка күбрәк бүлеп бирелгән. Бу хакта Россия Федерациясе Советында "Хөкүмәт сәгате" барышында фән һәм югары белем министры Валерий Фальков хәбәр итте.

КНИТУ дизайн кафедрасы студенты Семён Земсков Textile Design Talents (Мәскәү шәһәре) масштаблы конкурсы призеры булды: аны оештыручы булып Россия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Россия текстиль һәм җиңел сәнәгать атналыгы, «Интертукь» күргәзмәсе ярдәмендә Россия текстиль һәм җиңел сәнәгать эшмәкәрләре берлеге (СОЮЗЛЕГПРОМ) тора.

П.В.Дементьев исемендәге Казан авиация-техник колледжында авиация тармагы предприятиеләрендә кирәкле 8 белгечлек һәм 8 һөнәр буенча 2000 дән артык студент белем ала.


17
март, 2021 ел
чәршәмбе

2021 елда Бердәм дәүләт имтиханын үткәргәндә 2020 елдагы кебек үк алымнар кулланылачак, дип хәбәр итте Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев РФ Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән комитеты утырышы барышында.

Түбән Кама балалар йортында тәрбияләнүче Николай Постнов «Яшь осталар йолдызлыгы» дигән декоратив-гамәли иҗат буенча V Халыкара олимпиадада катнашты.

Информатика буенча бердәм дәүләт имтиханы елдан-ел күбрәк тапшырыла бара, якын киләчәктә ул иң массакүләм имтихан булырга мөмкин. Бу хакта сишәмбе көнне Рособрнадзор башлыгы Анзор Музаев хәбәр итте.

2021 елның 15 мартында өченче тапкыр "Мин Укытучы" онлайн-интенсивы старт ала, ул педагоглар компетенциясенә диагностика үткәрергә мөмкинлек бирә. Бу хакта проектның матбугат хезмәте хәбәр итә.

"NAUKA 0+" Бөтенроссия фестиваленә гаризалар кабул ителә башлады, дип хәбәр итә проектның матбугат хезмәте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International