ЯҢАЛЫКЛАР


17
март, 2021 ел
чәршәмбе

Кешенең космоска беренче очышының юбилей елында Россия мәгариф  министрлыгы ярдәме белән Бөтенроссия аэрокосмик фестивале узачак. Ике ай дәвамында укучылар, ата-аналар һәм укытучылар космик тематикага белем бирү активлыкларында катнаша ала. Фестивальнең тантаналы ачылышы 18 мартта Мәскәү вакыты белән 16:00 сәгатьтә, кешенең беренче ачык галәмгә чыккан көнендә. Совет космонавты А. Леонов тарафыннан гамәлгә ашырылган вакытта булачак.

Казан федераль университетының IT-лицееның 10 сыйныф укучылары Артур Лукьянов һәм Александр Ефремов «Мәгълүмати куркынычсызлык» юнәлешендә Милли технологик инициативаның Бөтенроссия олимпиадасы финалында җиңделәр. Алар шәхси һәм команда зачетларында иң яхшылары булдылар.

Казанда уку елы башына Большая Красная урамы, 63/35 нче балалар бакчасы төзекләндереләчәк. Мәдәни мирас объекты булган нәкъ менә шушы бинада шәһәрдә беренче мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе ачылган була.

Алабугада 9 нчы гомуми белем бирү мәктәбен капиталь ремонтлауга 36,4 млн сум акча тотылачак. Моның өчен Татарстан Хөкүмәте 26,4 млн сум акча бүлеп биргән, тагын 10 млн сум муниципалитет өстәгән.

Казан федераль университеты, республиканың мәдәният министрлыгы белән берлектә, Татарстан һәм татар халкы мәдәнияте тарихы буенча телевизион олимпиада оештырырга планлаштыра.

Бүген Россиянең Төньяк башкаласында ачылачак «Киләчәк укытучысы» милли конкурсы финалында Татарстан данын ике укытучылар командасы яклаячак. Шуларның берсе Бөгелмә шәһәренең 2 нче лицее педагоглары тарафыннан формалаштырылган, ә икенчесе — Россиянең иң яшь шәһәре — Иннополис мәктәбе укытучыларыннан тора. Бу хакта конкурс материалларында әйтелә.

Чит ил студентлары өчен халыкара тарихи мәктәпләр циклын үткәрү буенча Россия тарихи җәмгыяте (РИО) һәм Казан федераль университеты проекты 2020 елның декабрендә старт алды. Ул Президент грантлары фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Мондый мәктәпләрне 2020 елның сентябрендә үткәрүне оештырырга Россия Президенты Владимир Путин йөкләде.

Быел «Ата-аналар тарафыннан Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыруның бердәм көне» Бөтенроссия акциясе вакытында (ул Россия күләмендә инде бишенче тапкыр үткәрелә) чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләре рус теленнән үз белемнәрен тикшереп карый алачак.

Казан федераль университетының Исәпләү математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институты «ИВМиИТ-ВМК яшь евангелистлары» дип исемләнгән  БДИга әзерләнү буенча бушлай экспресс-курслар башлап җибәрә.


16
март, 2021 ел
сишәмбе

Түбән Новгородта Идел буе федераль округыннан килгән катнашучылар өчен оештырылган, «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасына кергән «Киләчәк укытучысы. Студентлар»  округ һөнәри конкурсы тәмамланды. Конкурс сынаулары өч көн буе – 9-11 мартта Минин университетында узды. Проект Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәме белән үткәрелә. Оештыру комитетын Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова җитәкли.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International