15 мартта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт мәгариф өлкәсендә дәүләт идарәсен гамәлгә ашырган Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте органнары вәкилләре, шулай ук Россия Федерациясенең мәгариф өлкәсендә тапшырылган вәкаләтләрен видеоконференция режимында гамәлгә ашырган Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнары вәкилләре белән бөтенроссия киңәшмәсе үткәрде. Киңәшмәнең темасы — «2021 елда бөтенроссия тикшерү эшләрен үткәрү».
Казанның 7 нче гимназиясе укучысы «Илнең бер көне» Бөтенроссия фәнни-тикшеренү эшләре конкурсы призеры булды. Вероника Шәрәфетдинова “Янучан сланецлар, бәя һәм куллану перспективалары” эше өчен өченче урынны яулады. Җиңүчеләрне һәм конкурс призерларын РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына чакырдылар.
12 марттан 13 мартка кадәр Казанда 2020/2021 еллар сезонының «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының дивизиональ этабы узды. Уеннар Казан шәһәренең Киров районындагы 189 нчы «Заман» күппрофильле гимназиясенең спорт залында үткәрелде. Ярышларның баш хөкемдары – Валерий Терентьев.
Лениногорск политехник көллияте – 65 еллык тарихы булган күппрофильле белем бирү учреждениесе.
Конкурста катнашуга кандидатлар мәгариф оешмалары җитәкчеләре тарафыннан тәкъдим ителә. Конкурс өч этапны үз эченә ала: сайлап алу (2021 елның 1 февраль - 31 марты, төбәк (2021 елның 1 апрель — 31 мае) һәм йомгаклау (2021 елның октябре).
Казан мәктәпләрендә язгы каникуллар 22 марттан 30 мартка кадәр узачак. Гадәттәгечә балалар өчен мәктәп яны лагерьлары оештырылачак – алар 22 марттан 27 мартка кадәр эшләячәк, шулай ук дүшәмбе, 29 март көнне, 147 мәктәп базасында 8 меңнән артык бала ял итәчәк, дип планлаштырыла. Мәктәп каникуллары вакытында ял оештыру турында бүген шәһәр Башкарма комитетында эшлекле дүшәмбедә Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов сөйләде.
2021 елның 18-19 мартында В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетында «Инлюзив белем бирүнең өстенлекле системасы» X Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак.
Алабуга балалар йорты «Май чабу атнасы» муниципаль конкурсы призеры булды. 14 мартта җирле балалар йортында тәрбияләнүчеләр ел саен үткәрелә торган «Май чабу гүзәле-2021» шәһәр конкурсында катнашты.
Атна дәвамында мәктәп укучылары глобаль экологик проблемалар турында, шул исәптән әйләнә-тирә мохитне һәм Дөнья океаны пычрану турында, Россия территориясендә яшәүче Кызыл китап хайваннарының сирәк төрләре хакында беләчәк, экология, зоология һәм табигатьне яклау буенча иҗтимагый оешмалар вәкилләре белән очрашачак.
Казан федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институтында финанс белеме, финанс базары һәм финанс хезмәтләре кулланучылар хокукларын яклау буенча XVI Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы — өлкән сыйныф укучылары өчен Финатлон узды.