Чаллыда “Туган кешеләр” клубында тәрбиягә бала алучылар белән очрашу булды. Чара Гаиләгә ярдәм итү үзәгендә узды.
Казанның Киров районындагы Пилот урамында 101 нче номерлы «Мин үзем» яңа полилингваль балалар бакчасы ачылды. Бу шәһәрдә сан буенча алтынчы полилингваль мәктәпкәчә учреждение. Биредә балалар заманча интерактив җиһазлар ярдәмендә рус, татар һәм инглиз телләрен өйрәнәчәкләр, робототехниканы үзләштерәчәкләр һәм мультфильмнар ясаячаклар, шулай ук уен формасында чүп-чарны аерырга өйрәнәчәкләр.
Илдә 647 меңнән артык яңа заманча мәктәп урыннары булдырырга һәм «Мәгариф» илкүләм проектында күрсәтелгән глобаль максатны тормышка ашырырга ярдәм итәчәк – мәктәп белеменең сыйфаты буенча дөнья лидеры булырга мөмкинлек бирә торган төзелеш буенча яңа программаны гамәлгә ашыруга старт бирелде. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Россия мәгариф министрлыгының «ВЭБ.РФ» дәүләт үсеш корпорациясе катнашында эшләгән «Мәгарифне үстерү «Россия Федерациясе дәүләт программасына үзгәрешләр кертү турында»гы карарында мәктәпләр төзелешен финанслау кагыйдәләренең яңа редакциясе теркәлгән. Бу шул исәптән дәүләт-шәхси партнерлык принципларында да чагылыш табачак.
Татарстан укучылары «Миссия – үтәлерлек. Синең язмыш – финансист» бөтенроссия олимпиадасында җиңүчеләр һәм призёрлар булдылар. Синең язмышың - финансист! Олимпиада 2020 елның 1 октябреннән 2021 елның 1 мартына кадәр узды.
Чаллыда тьютор-укытучылар әзерләү өчен ресурс үзәге ачылачак. Бу хакта «Могҗиза-балалар» дәвалау педагогикасы үзәгенең башкарма директоры Асия Кислова хәбәр итте.
«Минем туган якның җирле үзидарә тарихы» бөтенроссия конкурсының төбәк этаплары 31 мартка кадәр дәвам итәчәк.
Алабуганың 2 нче мәктәбендә шахмат зонасы ачылды — бу инде муниципалитетта барлыкка килгән дүртенче шахмат зонасы.
Казан шәһәре Мэры Илсур Метшинның 2020 елда балалар бакчалары, мәктәпләр, спорт объектлары төзелеше, яшүсмерләр клубларын һәм шәһәр яны лагерьларын ремонтлау турында сөйләде.
5-6 мартта Алабуга муниципаль районында мәктәп спорт клубларының Бөтенроссия спорт уеннарының республика этабы узачак.
14-15 яшьлек гомуми белем бирү оешмалары укучылары берьюлы берничә спорт төрендә ярышачак. Бу өстәл теннисы, баскетбол 3х3, җиңел атлетика эстафетасы, йөзү һәм "Видеоролик" өй эше. Мәктәп спорт клубларының уеннары финалына Татарстанның 16 муниципаль берәмлегеннән командалар чакырылган.
«Хәзерге хезмәт базарында карьера конструкторы» семинар-практикумы 4 мартта Казанда узачак. Студентлар белән бизнес-тренерлар, психологлар, HR өлкәсендә профессионаллар һәм карьера буенча консультантлар әңгәмә корачаклар.