ЯҢАЛЫКЛАР


19
февраль, 2021 ел
җомга

Татарстанда региональ белем бирү сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып полилингваль белем бирү комплексларын төзү тора. Татар, рус һәм инглиз телләрендә предметларны өйрәнүне күздә тоткан «Адымнар» проекты идеологиясен республиканың барлык мәгариф оешмаларына таратырга телиләр.

"Тарих милли тиңдәшлекне формалаштыруда мөһим роль уйный, яшь буын тарихи процессларны белергә һәм аңларга тиеш. Мәктәптә тарих укыту – гражданлык һәм ватанпәрвәрлек тәрбияләүнең төп чараларының берсе. Безнең ил тарихы курсын бердәм аңлау бар, һәм Россия – илебез һәм дөнья тарихы сыйфатлы һәм тулыканлы укытыла торган аз санлы илләрнең берсе ", – диде Сергей Кравцов.

Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт 11 сыйныф укучылары өчен йомгаклау иншасын үткәрү вакытларын билгеләде. Аны 15 апрельдә үткәрү планлаштырыла. Тиешле документ норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында басылып чыкты.

Шахмат зонасы Татарстанның Алексеевск районы Урманасты Шенталасы мәктәбендә пәйда булды. Якын киләчәктә шахмат зоналары муниципалитетның барлык мәктәпләрендә дә җиһазландырылачак.

Быелдан «Россия ел тәрбиячесе» бөтенроссия конкурсында, Туган телләр һәм халык бердәмлеге елын үткәрүне исәпкә алып, «Туган телдә тәрбия һәм укыту төркеме тәрбиячесе» дигән яңа номинация кертелде. 

Татарстанның Азнакай районында Җиңү бистәсе, Мәлбагыш һәм Актүбә 2 нче мәктәбендә заманча биологик класслар эшләп килә. Алар микроклонлаштырылган биоматериалдан үсемлекләрне үстерү җайланмасы белән җиһазландырылган, дип яза «Азнакай» басмасы.

Татарстанның Спас районы укучылары “Россия династияләре” XII төбәкара конкурсына 15 эш тәкъдим иттеләр. Муниципалитет мәктәпләре бу конкурста актив катнаша – тикшеренүләр үткәрәләр, архив документлары һәм фоторәсемнәр белән эшлиләр.

Ел саен үткәрелә торган «Бөек Җиңү Геройлары 2021» VII Бөтенроссия әдәби конкурсы башланды.

Әдәби бәйгедә катнашучылар иң яхшы әдәби хикәя, очерк, шигырь, рәсем, фотография, эпик, тарихи һәм хәрби-патриотик эчтәлекле җыр тексты номинацияләрендә җиңү өчен көрәшәчәк.

17 февральдә Әлмәт шәһәренең 2 нче лицее базасында «Туган телем − иркә гөлем» дигән Парламент дәресе – 2021 кысаларында Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган түгәрәк өстәл узды.
 


18
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин "Татарстан - уртак йортыбыз. Халыклар бердәмлеге, мәдәниятләр һәм телләр төрлелеге – республиканың төп байлыгы" дип аталган парламент дәресе кунагы булды. Дәрес Казан шәһәренең Идел буе районында урнашкан 6 нчы гимназиядә узды. Парламент җитәкчесе гимназистлар белән аралашты, Татарстан исемле күпмилләтле зур йортта милләтара тынычлыкны һәм татулыкны саклауның, туган телләрне саклауның һәм үстерүнең ни дәрәҗәдә мөһим булуы турында сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International