ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2021 ел
шимбә

18 февраль көнне Мамадыш политехника көллияте базасында «Киләчәкне булдырабыз» Республика проект-тикшеренү эшләре конкурсы узды.

Өч ел эчендә «Финанс белеме нигезләре» программасы буенча укучыларның саны биш тапкырга артты. Бу хакта Мәгариф өлкәсендә цифрлы трансформация федераль институты директоры вазифаларын башкаручы Людмила Бокова "Цифрлы гыйлемлелекне арттыру методикалары" семинарында хәбәр итте.

Элеккеге нормалар буенча ятимнәр һәм социаль якланмаган башка балалар өчен уку ташламасы агымдагы елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә булган. Ягъни законга төзәтмәләр кертмичә, быел ук ятим һәм инвалидларга гомуми нигезләрдә укырга керергә туры килер, ә вузларда махсус ятим квоталар юкка чыгар иде. Тик бу хәл булмаячак.

Алексеевск районы территориясендә яшәүче халыкларның җырлы-биюле чыгышы  белән Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган бәйрәм чаралары башланды.

Казан федераль университетының Н.И.Лобачевский исемендәге лицей укучылары INFO(1)CUP программалаштыру буенча Бухарестта (Румыния) үткән V Халыкара яшүсмерләр турнирында җиңүчеләр һәм призерлар булдылар.

2021 елның 18 февралендә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында “Телләргә өйрәтү методикасын камилләштерү: алдынгы тәҗрибә белән уртаклашу мәйданчыгы” V Халыкара фәнни-методик онлайн семинары үткәрелде.

Казанда беренче вузара ScienceTalks узды, анда аспирантлар ораторлык осталыгында ярышты. Аларга фәнни казанышлар турында гади һәм аңлаешлы тел белән сөйләргә кирәк иде. Бу хакта «Идея» технопаркының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

18 февральдә Әлмәт политехника техникумы базасында «Файдалы казылма ятмаларын эзләү һәм разведкалауның геофизик алымнары» белгечлеге буенча ачык республика олимпиадасы узды.

Казанның Киров районының Иске Аракчино бистәсендә 128 нче «Җилкән» балалар бакчасының яңа бинасы ачылды.


19
февраль, 2021 ел
җомга

Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәү политехника университетында булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International