ЯҢАЛЫКЛАР


11
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 елда бердәм дәүләт имтиханын һәм чыгарылыш имтиханнарын 795 мең укучы тапшырырга ниятли, дип хәбәр итә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Анзор Музаевка сылтама белән ТАСС.

Татарстанда февраль ахырына шикәр чире һәм целиакия  авырулары аркасында махсус туклануга мохтаҗ мәктәп укучылары өчен махсус меню әзерләргә планлаштыралар. Бу хакта республика Дәүләт Советының социаль сәясәт һәм мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитетларының уртак утырышында ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина сөйләде.


10
февраль, 2021 ел
чәршәмбе

Казан шәһәре Мәскәү районының 311 нче  балалар бакчасының музыка җитәкчесе Юрий Шулятьев бүген Пермьдә старт ала торган «Россия Ел тәрбиячесе – 2020» конкурсының финал этабында катнашачак.

Менделеевск шәһәренең 3 нче мәктәбендә «Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» федераль программасы ярдәмендә «Гамбит» шахмат клубы ачылды.

Атна дәвамында, 15-20 февраль көннәрендә республиканың барлык мәктәпләрендә республикада игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган «Татарстан – уртак йортыбыз. Халыклар бердәмлеге, мәдәниятләр һәм телләр төрлелеге – республиканың төп байлыгы» дип аталган парламент дәресләре узачак. Бүген Дәүләт Советында тарих, җәмгыять белеме һәм хокук, туган тел укытучылары өчен семинар узды, анда дәресне үткәрү тематикасы һәм методикасы турында фикер алыштылар. Педагоглар белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин очрашты.

«УМНИК» программасының ярымфиналларын үткәрүгә вузлардан һәм фәнни-тикшеренү институтларыннан гаризалар сайлап алу башланды. Катнашучылар ике елга 500 мең сум күләмендә грант өчен көрәшәчәк. Бу хакта «Идея» инновацион технопаркының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Салават күпере» торак массивында 260 урынга исәпләнгән ике балалар бакчасы ачылды. Аның берсе балаларның бионика өлкәсендә социаль тәҗрибәсен үстерү юнәлеше буенча эшлиячәк, ә икенче балалар бакчасында һәр баланың спорт потенциалын үстерүгә басым ясалачак. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрдә 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәрге балалар өчен ясле төркемнәре дә бар.

Атна дәвамында укучылар Россиянең яшь галимнәре белән очрашачак, медицина өлкәсендә фәнни тикшеренүләрнең перспектив юнәлешләре, шул исәптән яңа коронавирус инфекциясеннән вакцина эшләү турында беләчәкләр, шулай ук фәнни конкурсларда һәм челленджларда катнашачаклар. Атна Россия фәнни фонды ярдәме белән үткәрелә.

Ел саен үткәрелә торган «Мин математиканы яратам» онлайн-олимпиадасына 1-6 нчы сыйныф укучылары өчен теркәлү ачылды, дип хәбәр итә проектның матбугат хезмәте.

10 февральдә Мәскәү вакыты белән 15:00 сәгатьтә «Россия мәгарифе» федераль порталында «Белем бирү мохите» атналык онлайн-программасының яңа чыгарылышы турыдан-туры эфирга чыгачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International