Хәзерге вакытта Татарстанда 3 мәктәптән 5 сыйныф карантинга ябылган. Мәктәп укучылары грипп һәм ОРВИ авырулары белән бәйле рәвештә вакытлыча изоляциягә җибәрелгән.
3 февральдән 5 февральгә кадәр Республика Олимпиада үзәгенең “Дуслык” белем бирү комплексы базасында Татарстан гомуми белем бирү оешмаларының 4-11 сыйныфларының рус телле мәктәп укучылары өчен татар теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
4 февральдә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты базасында «2020 елда Татарстан Республикасы педагогик һәм идарә хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар турында» республика киңәшмәсе узды.
«Яшел каникуллар» балалар программалары студиясен тәкъдим итүче «Яшел каникуллар» педагогик отряды Бөтенроссия проектының финалына чыкты һәм Россиянең иң яхшы педагогик отряды исеме өчен көч сынашачак. Финалда 16 регионнан 21 педагогик отряд катнаша.
Иннополис университеты укучылар өчен язгы белем бирү сменаларына теркәлүне ачты. Гаризалар математика, информатика, робототехника, мәгълүмати иминлек, программалаштыру һәм БДИга әзерлек курслары буенча мәктәпләрдә катнашуга кабул ителә.
31 гыйнвардан 3 февральгә кадәр Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 8-11 сыйныф укучылары өчен җәмгыять белеме буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы һәм мәктәп укучыларының республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Чаллыда «Адымнар» полилингваль мәктәбе тоткарлыкларсыз төзелә – диварлар өченче катка кадәр җиткерелгән инде. Бу хакта журналистларга объектка чыкканда автошәһәр мэры Наил Мәһдиев сөйләде.
Татарстанда мәгариф оешмаларында укучыларның 98% ка якыны кайнар ризык белән тәэмин ителгән. Бу хакта республиканың Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның Казанның 9 нчы гимназиясе эше белән танышкан чакта мәгълүм булды.
Чаллыда әлегә төзелеш стадиясендә булган «Адымнар» полилингваль мәктәбе директорын билгеләделәр. Ул элек 39 нчы мәктәпне җитәкләгән Азат Галиев. Бу хакта журналистларга автошәһәр мэры Наил Мәһдиев төзелә торган белем бирү комплексына чыкканда хәбәр итте. Азат Тахирович (Галиев – ТИ иск.) 2018 елның маенда Мәләкәс артындагы комплекста яңа мәктәп директоры итеп билгеләнгән иде, аны сентябрьдә кулланышка кертәчәкбез. Безнең Чаллыда бу гадәткә кереп бара – төзелә торган мәктәп директоры аның нигезе салына башланган көннән алып аны җитәкли башлый. Һәм хәзер без бу тәҗрибәдән китәргә җыенмыйбыз. Бүген Галиевнең беренче эш көне, ул беренче тапкыр объект белән таныша. Сүз уңаеннан, мәктәпнең инде статусы һәм номеры бар. Таныш булыгыз, бу 59 нчы номерлы гимназия», - диде шәһәр башлыгы.
Tolles Diktat бөтенроссия акциясендә катнашу өчен теркәлү башланды. Немец теле буенча диктантны онлайн режимында 19 февральдә язарга мөмкин булачак, дип хәбәр итә Халыкара немец мәдәнияте берлеге матбугат хезмәте.