ЯҢАЛЫКЛАР


26
гыйнвар, 2021 ел
сишәмбе

Дүшәмбе, 25 гыйнварда, Россия студентлар көнендә «Россия — мөмкинлекләр иле»  Президент платформасының һәм Россия Яшьләр Берлегенең уртак проекты булган «Ел студенты» Россия милли премиясенең яңа сезоны старт алды. Проект РФ фән һәм югары белем министрлыгы, РФ мәгариф министрлыгы һәм Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәмендә тормышка ашырыла.


25
гыйнвар, 2021 ел
дүшәмбе

Кадерле дуслар! Сезне Россия студентлары көне белән котлыйм! Татьяна көне — яшьлекне, оптимизмны, максатчанлыкны һәм якты киләчәккә ышанычны гәүдәләндерүче игелекле бәйрәм!
Бүген Татарстан Республикасы югары белем бирү оешмаларында 140 меңнән артык студент укый. 2020 елда республикабызның югары уку йортлары 30 меңгә якын беренче курс студентын кабул итте.

25-27 гыйнварда Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында «XXI гасырда әдәбият белеме һәм эстетика («Татьяна көне»)» XVIII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узачак. Конференция ел саен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Казан федераль университеты белән берлектә үткәрелә. Оештыру комитетын рәистәшләр – ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары, физика-математика фәннәре кандидаты Андрей Поминов һәм КФУның рус һәм чит ил әдәбияты кафедрасы мөдире, профессор, филология фәннәре докторы Ольга Несмелова җитәкли.

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт 2021 елда БДИда катнашу өчен гаризалар кабул итү 1 февральдә төгәлләнә, дип искәртә.

Мәгариф министрлыгы Россия мәктәп укучылары хәрәкәте белән берлектә «Балачак навигаторлары» конкурсы башлануын игълан итте. Ул мәктәп директорының балалар берләшмәләре белән эшләү һәм тәрбия буенча киңәшчесе вазыйфасына кандидатларны сайлап алуга юнәлеш тота. Яңа вазыйфа Россиянең ун төбәгендә сынау вариантында 2021 елның 1 мартыннан ук рәсми рәвештә гомуми белем бирү учреждениеләренең штат расписаниесенә кертеләчәк.

Чирмешән кадет интернат-мәктәбе укучылары өчен биш тапкыр туклану оештырылган. Бер укучыга республика бюджетыннан бер көнгә 231 сум 66 тиен акча бүлеп бирелә. Ата-аналар взносы җыелмый.

Мамадышта «Ел укытучысы 2021» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы узды. Традицион ярыш берничә этапта узды.

Алабуга районында мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә хезмәт күрсәтүче оешмаларның эшчәнлеген бәяләүгә йомгак ясадылар. Узган ел 83 оешма тикшерелгән.

Кукмарада «Россия Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы узды. Конкурсның муниципаль этабында Кукмара 3 нче мәктәбенең музыка укытучысы Роза Сәйфуллина җиңү яулады.

2-6 февральдә Казан дәүләт медицина университеты базасында «Фәнни һөнәр мәктәбе» дигән фәнни-белем бирү чарасы узачак. Мәктәп программасына лекцияләр, Elsevier, РНФ, Югары икътисад мәктәбе, Сколтех һ.б. әйдәп баручы спикерлары мастер-класслары һәм тренинглары кертелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International