ЯҢАЛЫКЛАР


27
гыйнвар, 2021 ел
чәршәмбе

Казан федераль университеты Instagram аккаунтында инста-лайфлар узачак.

Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Гыйниятуллинга мәктәп ашханәләрендә туклануның торышы белән шөгыльләнергә кушты. Сүз аның сыйфатын бәяләүнең яңа күрсәткече — «ризыкның ашалып бетмәү» коэфициенты турында бара. Укучыларга ризык күбрәк ошаган саен, бу күрсәткеч азрак, дип хәбәр итә «НТР 24».


26
гыйнвар, 2021 ел
сишәмбе

20-23 гыйнвар көннәрендә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 9-11 сыйныф укучылары өчен тормыш иминлеге нигезләре буенча мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы үткәрелде.

27 гыйнварда Россия мәктәпләрендә блокадалы Ленинградның батырлыгына багышланган Батырлык дәресе узачак.

Казанда быел ата-аналардан балаларны беренче сыйныфка кабул итү өчен гаризалар кабул итү вакыты үзгәрде, кабул итү 1 апрельдән башланачак. Бу хакта Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов сөйләде.

«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлекчәсе республиканың авыл мәктәпләрендә «Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар профильле белем бирү программасына эләкмәгән шахмат зоналары булдырачак.

21 нче гыйнвар көнне Әлмәт районында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы рәсми рәвештә бөек мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин исемен йөртүче гимназиядә оештырылган тантаналы чара белән башланып китте.

20-22 гыйнварда ТР мәгариф һәм фән Министрлыгы  Республика Олимпиада үзәгенең “Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында Татарстан Республикасы белем бирү оешмаларының 9-11 нче сыйныф укучылары арасында көнчыгыш (гарәп һәм төрек) телләре буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә диярлек якшәмбе мәктәпләре бүлекләре ачарга планлаштыра. Бу хакта Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы буларак Халыкара туган телләр көне айлыгына багышланган матбугат конференциясендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова хәбәр итте.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Фәннәр Академиясе һәм Мәгарифне үстерү институты базасында «Туган тел, татар әдәбияты» һәм «Татарстан Республикасы дәүләт теле буларак татар теле» дигән яңа буын дәреслекләре әзерләде. Бу хакта Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы буларак Халыкара туган телләр көне айлыгына багышланган матбугат конференциясендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International