ЯҢАЛЫКЛАР


14
гыйнвар, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан алга таба да «Абилимпикс» хәрәкәтенә ярдәм итәчәк. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һәм инвалидлар арасында узган һөнәри осталык буенча VI Илкүләм чемпионатның җиңүчеләре һәм призерлары белән очрашты.

11-14 гыйнвар көннәрендә Татарстан Республикасының 7-11 сыйныф укучылары арасында француз теле буенча мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы һәм республика олимпиадасының йомгаклау этабы үткәрелде.

Россия Хөкүмәтендә көллият һәм техникум педагогларына сыйныф җитәкчелеге өчен өстәмә түләү кертү мәсьәләсе хәл ителә. Бу хакта РФ мәгариф министры Сергей Кравцов РФ Президенты Владимир Путин белән очрашуда белдерде, дип хәбәр итә Мәгариф министрлыгының Матбугат хезмәте.

Хөкүмәт Президент йөкләмәсе буенча белем бирү кредитына дәүләт ярдәмен киңәйтте һәм процентларны түләүгә бәйле чыгымнарның бер өлешен компенсацияләүгә 16 млн.сумнан артык акча юнәлдерде. Бу хакта вице-премьерлар белән киңәшмәдә премьер-министр Михаил Мишустин белдерде. Трансляцияне «Россия 24»телеканалы күрсәтте.

Россия Мәгариф министрлыгының 2020 елның 28 декабрендәге «2020 елда Россия Федерациясе җыелма командалары әгъзалары булган гомуми белем предметлары буенча халыкара олимпиадаларда җиңүчеләр исемлеген раслау турында»гы 849 номерлы боерыгы басылды.

11 нче гыйнвардан 13енә кадәр ТР мәгариф һәм фән министрлыгы Олимпиада үзәгенең «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында мәктәп укучыларының физика буенча “Олимпка юл” олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

10-11 сыйныф укучылары өчен математика буенча Учи.ру олимпиадасының сынау туры башланды. Биремнәрне үтәүгә 1 февральгә кадәр керешергә мөмкин. Катнашу өчен теркәлергә кирәк.

РФ Мәгариф министрлыгы быелдан башлап төбәкләр өчен дәлилләгеч мониторинг үткәрәчәк, ул һәр субъектның мәгариф өлкәсендә милли максатларны гамәлгә ашыруга керткән өлешен бәяләргә ярдәм итәчәк, дип белдерде ведомство башлыгы Сергей Кравцов.

Бу хактагы  боерыкны Россия Федерациясе Президенты Администрациясе бастырып чыгарды.
 


13
гыйнвар, 2021 ел
чәршәмбе

Алдагы көннәрдә һава торышы кинәт суыту һәм көчле салкыннар башлануы нәтиҗәсендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы  республиканың муниципаль берәмлекләре башкарма комитетларының мәгариф идарәләре һәм бүлекләре җитәкчеләренә һава температурасы түбән төшүгә бәйле рәвештә укуларны туктатуга ихтималына бәйле тәкъдимнамәләр белән хат юллады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International