ЯҢАЛЫКЛАР


14
гыйнвар, 2021 ел
пәнҗешәмбе

11 нче гыйнвардан 13енә кадәр ТР мәгариф һәм фән министрлыгы Олимпиада үзәгенең «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында мәктәп укучыларының физика буенча “Олимпка юл” олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

10-11 сыйныф укучылары өчен математика буенча Учи.ру олимпиадасының сынау туры башланды. Биремнәрне үтәүгә 1 февральгә кадәр керешергә мөмкин. Катнашу өчен теркәлергә кирәк.

РФ Мәгариф министрлыгы быелдан башлап төбәкләр өчен дәлилләгеч мониторинг үткәрәчәк, ул һәр субъектның мәгариф өлкәсендә милли максатларны гамәлгә ашыруга керткән өлешен бәяләргә ярдәм итәчәк, дип белдерде ведомство башлыгы Сергей Кравцов.

Бу хактагы  боерыкны Россия Федерациясе Президенты Администрациясе бастырып чыгарды.
 


13
гыйнвар, 2021 ел
чәршәмбе

Алдагы көннәрдә һава торышы кинәт суыту һәм көчле салкыннар башлануы нәтиҗәсендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы  республиканың муниципаль берәмлекләре башкарма комитетларының мәгариф идарәләре һәм бүлекләре җитәкчеләренә һава температурасы түбән төшүгә бәйле рәвештә укуларны туктатуга ихтималына бәйле тәкъдимнамәләр белән хат юллады.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасының балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләренә дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендә социаль әһәмиятле проектларны һәм программаларны тормышка ашыру өчен грантлар бирү тәртибен раслау турында»гы карары кысаларында 2010 елдан Татарстан Республикасы яшь галимнәр һәм белгечләрнең төбәк иҗтимагый хәрәкәте «Татарстан Республикасының иң яхшы яшь галиме» конкурсын үткәрә.
 

Россия мәгариф министры Сергей Кравцов 1 миллион 200 мең яңа урынга 1910 мәктәп төзелеше буенча дүрт еллык проект башлангыч алуы турында хәбәр итте. Бу хакта аның Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуында мәгълүм булды.

Укытучыларга – илебез операцион системасындагы планшетлар, укучыларга – сыйфатлы цифрлы дәресләргә үтеп керә алу мөмкинлеге, мәктәпләргә –Smart TV белән компьютерлар һәм телевизорлар, видеокүзәтү, Wi-Fi нокталары. Болар барысы да "Цифрлы мәктәп" стандартына керәчәк, аны Мәгариф министрлыгы белән Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының уртак боерыгы белән расларга тәкъдим ителә. Документ иҗтимагый фикер алышу өчен бастырып чыгарылган.

CINEMA Stars телләр лагере – югары сыйныф укучылары арасында лингвистик мохиткә тулысынча кереп, чит телне популярлаштыруга юнәлдерелгән белем бирү проекты. Казан федераль университетының Алабуга институты «Буревестник» спорт-сәламәтләндерү лагеренда 30дан артык укучы чит телләр (инглиз һәм кытай) буенча белем алды, тәҗрибәле педагоглар һәм әйдаманнарның мавыктыргыч дәресләрен тыңладылар.

"Россия газетасында" РФ мәгариф министры Сергей Кравцов белән "Эшлекле иртәнге аш" узды. Аннан төп яңалыклар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International