Татарстан Республикасының Алгарышлы һөнәри әзерлек үзәге базасында дистанцион форматта РФ Мәгариф министрлыгының урта һөнәри белем бирүне үстерү өлкәсендәге бурычларын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Технология буенча XII Төбәкара конкурста катнашу өчен Татарстан, Башкортстан һәм Удмуртиядән 200дән артык укучы заявка бирде. Урында уздырылган сайлап алу этабы нәтиҗәләре буенча 70 алтынчы-унберенче сыйныф укучысы белемен һәм сәләтен күрсәтте.
31 октябрьдә Казанда «ЮНАРМИЯ» иҗтимагый хәрәкәтенең үсеш чорында патриотик тәрбия ассоциациясе» дип аталган II Милли фәнни-гамәли конференция уздырды.
Татарстанда «Финанс грамоталылыгы буенча иң яхшы дәрес» педагогик осталык конкурсына йомгак ясалды. Быел укытучылардан барлыгы 120 дән артык гариза ккилгән.
"Остазлар академиясе" НТИ Түгәрәк хәрәкәте Олимпиадасында катнашу өчен заявкалар кабул итү төгәлләнә. Катнашуга үз командаларын озата барачак остазлар; физика, информатика, математика, биология, химия һәм география укытучылары; шулай ук вуз укытучылары чакырыла.
Әлки районы Хузангай урта мәктәбенең география укытучысы Виталий Скоков “Россиянең ел укытучысы” Бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабында “Балалар мәхәббәте призы” номинациясе җиңүчесе булды.
Минзәлә егете, җырчы Данила Новиковны хәзер бөтен ил белә. 14 яшьлек вокалист НТВ каналында "Ты супер" IV халыкара вокаль тамашасында катнашты һәм ярымфиналга узды.
3-8-нче ноябрь көннәрендә «Зур этнографик диктант» халыкара акциясе узачак, анда барлык теләүчеләр катнаша алачак. Быел акция онлайн-форматта уздырыла, ә катнашучыларның шундук дөрес җавапны белү һәм чыганакларга сылтамалар белән тарихи белешмә алу мөмкинлеге булачак.
Сентябрьдә Владимир Путин үзенең киберспортка мөнәсәбәте һәм илдә инициативаны үстерү идеясе белән уртаклашты. "Мин һәрьяклап мәктәпләрдә киберспорт иң яхшы рәвештә тәкъдим ителсен өчен эшләргә тырышачакмын. Бу безнең спортчыларның төбәк һәм Россия ярышларында гына түгел, ә халыкара ярышларда катнашу мөмкинлегенә китерсен иде", - дип сөйләде президент.
2020-2021 елларда М.Җәлил исемендәге Республика премиясен бирү конкурсына гаризалар кабул итү башланды. Казан федераль университеты студентларын һәм хезмәткәрләрен конкурста катнашырга чакыралар.