Казанда «Сириус» моделе нигезендә сәләтле балаларны һәм яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү буенча республика үзәген төзүгә 340 млн сум тирәсе акча бүлеп бирелгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә «Казанның талантлар ачык университеты 2.0» оешмасы башкарма директоры Айдар Акмалов сөйләде.
2015 елдан башлап, «АРМИЯ» халыкара хәрби-техник форумы үзенең алдынгы кораллар, хәрби һәм махсус техника, шулай ук халыкара хәрби һәм хәрби-техник хезмәттәшлекне үстерү һәм ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен абруйлы мәйданчык статусын раслый.
28 августта 11:00 сәгатьтә VII Гомумроссия ата-аналар җыелышы узачак.
Татарстанда Саклык банкының «Киләчәккә өлеш» Хәйрия фонды инициативасы белән төзелгән шәхси потенциалны үстерү буенча комплекслы программаны гамәлгә ашыру дәвам итә.
Узган уку елы нәтиҗәләре, мәгариф системасының проблемалары һәм перспективалары турында ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов катнашында узган педагогик хезмәткәрләрнең район август конференциясенең пленар утырышында сөйләштеләр.
«iВолга» Идел буе федераль округы яшьләр форумында катнашкан Татарстан вәкилләре 4 миллион 225 мең сумлык 12 грант отты. Бу хакта РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиленең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстанда 1 сентябрьдә традицион бәйрәм линейкаларын урамда үткәрү планлаштырыла. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов турыдан-туры эфир вакытында белдерде.
Татарстанда 1-4нче сыйныфларда белем алучы 200 меңнән артык укучыны 1 сентябрьдән бушлай кайнар ризык белән тәэмин итәчәкләр. Бу максатларга чыгымнар агымдагы елның дүрт аенда 859,8 млн сум тәшкил итәчәк, шул исәптән федераль бюджеттан 498,7 млн сум, республика бюджетыннан – 361,2 млн сум тотыла.
Татарстанда 2021 елның 1 гыйнварына күптелле белем бирү мәктәпләренең беренче сыйныф укучылары өчен татар теле буенча дәреслек чыгарырга планлаштыралар.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы 15 сентябрьдән 20 ноябрьгә кадәр “Аларның исемнәре белән урамнар аталган...” дигән республикакүләм чит телләрдәге видеороликлар конкурсы уздыра . Конкурсны оештыручылар: Казан федераль университеты, Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе, 183 нче гимназия.