Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте Бердәм дәүләт имтиханнары расписаниесен билгеләде.
Россиянең мәгариф министры Сергей Кравцов алтын медальгә дәгъва кылган 11нче сыйныф укучылары мондый мөмкинлеккә ия булачак, дип ышандырды. Шунысы да бар: быел аттестатны уку елындагы билге нәтиҗәләре буенча тапшырачаклар. Ә БДИны бары тик вузларга керүчеләр генә тапшырачак.
«Сириус» мәгариф үзәге «Большие вызовы» Бөтенроссия фәнни-технологик проектлар конкурсы уздырды. Анда катнашучылар үз идеяләрен, эшләнмәләрен һәм тикшеренүләреннән торган проектны әзерләргә һәм аны экспертларга бәяләү өчен тәкъдим итәргә тиеш. Конкурс финалы Россиянең төрле төбәкләреннән 1200 конкурсантны берләштерде, аларның үсеш векторы - фәнни белемнәрне һәм казанышларны популярлаштыру аша инженер-техник, уйлап табу һәм иҗади эшчәнлек.
Мәгариф министрлыгы урта һөнәри белем бирү программасын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларын тәмамлаучыларны укыту процессын этаплап тулы яисә өлешчә яңартуга әзерлек чорында эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча методик тәкъдимнәр эшләде һәм төбәкләргә җибәрде.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт эпидемиологик вәзгыять һәм чикләү чаралары аркасында май аенда үткәрә алмаган төбәкләр өчен йомгаклау иншасын һәм рус теле буенча әңгәмә уздыруның өстәмә көннәрен билгеләде.
25 майда "Зур тәнәфес" конкурсы кысаларында "Минем беренче бизнес" дигән тематик яңа атналык старт алды. Конкурс Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәмендә уздырыла. Тематик атналык "ВКонтакте" социаль челтәрендә "Зур үзгәреш" бергәлегендә уза һәм укучыларның финанс белеменә багышланачак.
25 майда СТС телеканалында Мәскәү вакыты белән 14:00 сәгатьтә "Галилео" фәнни-популяр программасының яңа сезоны эфирга чыга.
Яр Чаллыдагы "Кванториум" балалар технопаркында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75-еллыгын бәйрәм итүгә багышланган "Буыннар хәтере" мәктәп укучыларының фәнни-техник иҗат төбәк конкурсы узды.
Яр Чаллы шәһәренең «Кванториум» балалар технопаркында ел саен үткәрелүче «Кванториада-2020» төбәк фәнни-техник иҗат конкурсы узды. Быел "Кванториада" конкурсы инде бишенче мәртәбә һәм беренче тапкыр дистанцион форматта узды. Агымдагы елда конкурста катнашучыларның географиясе киңәйде. Конкурска Арча, Әлмәт, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Кукмара, Менделеевск, Яр Чаллы, Түбән Кама, Балык Бистәсе, Балтач районнарыннан укучылар үз эшләрен җибәрде.
Россия мәгариф академиясенең «К.Д. Ушинский исемендәге китапханә» мәгълүмат үзәге дистанцион уку шартларында мәктәпкә һәм мәктәп китапханәсенә ярдәмгә чираттагы вебинар үткәрә.