ЯҢАЛЫКЛАР


27
май, 2020 ел
чәршәмбе

БДИ быел сынау имтиханнары белән башланачак, алар 29 һәм 30 июньгә билгеләнгән. Россия мәгариф министры Сергей Кравцов интернет-трансляциядә шулай дип белдерде.

Казан федераль университетының IT-лицее укучысы Артур Лукьянов Иннополис университетының Innopolis Open мәгълүмати иминлек буенча олимпиадасында җиңүчеләр рәтенә керде. Олимпиада бүленгән форматта узды.

"БДИны 100 баллга" Бердәм дәүләт имтиханына әзерлек буенча иң яхшы киңәшләр бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итү 2020 елның 31 маена кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә Мәскәү шәһәренең Мәгариф һәм фән департаменты матбугат хезмәте.

Түбән Кама политехника көллиятендә WorldSkills Russia стандартлары буенча демонстрацион имтиханнар башланды.

Яр Чаллы дәүләт педагогика университетының Халыкара математик белем бирү үзәге "Чикләрсез математика" дип аталган яңа проектын эшләтеп җибәрде.

 

Елена Образцова Халыкара Музыка академиясе «Образцовые белые ночи»  дип аталган балалар һәм яшүсмерләр иҗаты халыкара фестиваль-конкурсында катнашуга гаризалар кабул итүне дәвам итә. Бәйгедә катнашырга 8 дән 15 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр чакырыла.

"Сириус" программасы буенча вузларга укырга керү өчен абитуриентларны әзерләү төбәкләрдәге үзәкләрдә инде 7-8 нче сыйныфларда ук башланырга мөмкин, дип хәбәр итә ТАСС үзәк җитәкчесе һәм "Талант һәм уңыш" фонды башлыгы Елена Шмелевага сылтама белән.

28 майда Мәскәү вакыты буенча 11:00-13:00 сәгатьләрдә «Мәктәп - сәламәтлек территориясе» IV Бөтенроссия конкурсының финалы узачак. Быел ул беренче тапкыр онлайн-форматта уза.

2020 елның 3 июненнән 11 июненә кадәр Россия Мәгариф министрлыгы йөкләмәсе нигезендә Мәскәү дәүләт психологик-педагогик университеты инициативасы буенча һәм Федераль педагогик үлчәүләр институты, Россия мәгариф психологлары федерациясе ярдәме белән мәгариф оешмалары укытучылары өчен «Дистанцион уку режимы шартларында БДИга әзерлекнең психологик нигезләре» дип аталган  вебинарлар циклы узачак.

2020 елның 22 маенда «Татарстан Республикасы мәгарифен үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе, укыту нәтиҗәләре түбән һәм уңайсыз социаль шартларда эшләгән мәктәпләрдә белем бирү сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру һәм 2020 елда «Мәгариф үсеше» Россия Федерациясе дәүләт программасы кысаларында, «Белем бирү сыйфатын бәяләүнең төбәк моделе нигезендә мәктәптә белем сыйфатын бәяләүнең эчке системасын модельләштерү» проблемасы буенча вебинар үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International