ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2020 ел
шимбә

Татарстан мәгариф һәм фән министры Андрей Кузьминга биргән интервьюсында мәктәп укучыларының дистанцион дәресләре кайчан төгәлләнәчәген әйтте.


17
апрель, 2020 ел
җомга

16 апрельдә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышы узды, анда парламентарийлар Татарстан Республикасында дистанцион белем бирүне оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Комитет эше элемтәнең мәгълүмат-телекоммуникация челтәрләрен кулланып аерым режимда узды. Биш депутат утырышта видеоконференция форматында  катнашты.

Татарстанда быел авыл җирлегендә урнашкан алты мәктәпнең спорт залларын 8,6 млн. сумга ремонтлау планлаштырыла. Бу хакта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында хәбәр итте.

Татарстан Республикасы җыелма командасы әгъзалары өчен WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча вебинарлар башланды.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында «Үткәннең битләрен ачканда...» виртуаль музее эшли башлады. Ул ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлана.

"Фән" телеканалы "Викимедиа РУ" белән берлектә "Фәнне төшер"  конкурсына фото- һәм видеоэшләр кабул итә башлады. Җиңүчеләрнең сурәтләрен "Википедия" мәкаләләрен тулыландырачак, видеоның иң яхшы фрагментлары эфирга эләгәчәк, ә конкурста катнашучыларның берсе "Фән" каналында алып баручы булу мөмкинлеге алачак.

Район Иҗтимагый советы тарафыннан Әтиләр советы һәм мәгариф идарәсе белән берлектә оештырылган «Дистанцион укыту: проблемалар һәм чишү юллары» темасына ата-аналар конференциясе узды.

14, 15 һәм 16 апрель көннәрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучыларының квалификациясен күтәрү максатларында онлайн-вебинарлар үткәрелде.

Әлмәт балаларын компьютерлар белән тәэмин иттеләр. Бу хакта район башлыгы Тимур Нагуманов белән булып узган туры эфир барышында мәгариф идарәсе начальнигы Ирина Павловская җиткерде.

Иннополис университеты 1 июльдән 15 июльгә кадәр информатика буенча беренче җәйге онлайн-мәктәп үткәрәчәк.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International