ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2020 ел
җомга

Бүген бөтен дөнья буйлап музейлар карантинга ябыла, тик, бәхеткә, интернет аларның коллекцияләрен һәркемгә ачу өчен мөмкинлекләр булдыра - бу музейларның заллары буйлап йөрергә, үзизоляция режимын бозарга кирәкми.

16 апрель көнне Яр Чаллы шәһәренең  "Кванториум"  балалар технопаркы «Карталар фестивале» II Бөтенроссия бәйгесен үткәрде.


16
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

IX сыйныфны тәмамлаучылар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясенең яңа расписание проекты әзерләнде. Төп дәүләт имтиханы һәм дәүләт чыгарылыш имтиханының төп вакыты быел 8 июньнән 31 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Татарстанда аз керемле гаиләләрдән булган укучыларга ярдәм итү буенча «Запас гаджетыңны мәктәпкә бир» хәйрия акциясе старт алды, ул ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы инициативасы белән чыкты. Мәктәпне тәмамлаучылар, меценатлар һәм битараф булмаган шәһәрлеләр ярдәм итәргә өндәгән чакыруларга җавып биргән - Казанда гына да 155 гаджет җыелган.

Татарстан Республикасында эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә 2020 елның гыйнвар аенда старт алган һәм педагогик бергәлеккә ярдәм итүгә юнәлдерелгән,  Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин инициативасы белән булдырылган «Земский учитель» программасы буенча гаризалар һәм документлар кабул итү сроклары 2020 елның 30 июненә кадәр озынайтылды.

 

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы дистанцион укытуга кагылышлы сораулары буенча кайнар линия ачты.

Россия Мәгариф министрлыгының өйдә дистанцион белем бирүне оештыруга методик ярдәм күрсәтү буенча кайнар линия операторлары мөрәҗәгатьләр санының кимүен билгеләде.


15
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Казанда «Росток» психологик-педагогик тернәкләндерү һәм коррекция үзәге базасында эшләүче «Без бергә» консультатив үзәге коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә үз-үзен изоляцияләү чорында бушлай дистанцион психологик-педагогик ярдәм күрсәтә. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә “Росток” психологик-педагогик тернәкләндерү һәм коррекция үзәге директоры Дарья Охотникова хәбәр итте.

Федераль педагогик үлчәүләр институты (ФИПИ) үзенең сайтында бердәм дәүләт имтиханына (БДИ) һәм төп дәүләт имтиханына индивидуаль әзерлекне оештыру буенча методик тәкъдимнәр бастыра башлады.

Рус географик җәмгыяте агымдагы елның көзендә алтынчы тапкыр узачак чираттагы Географик диктантның авторлары булырга теләүчеләрне барлый. Әмма быел РГҖ беренче тапкыр сорауларны эшләүгә экспертларны гына түгел, ә география, фән һәм Россия табигате белән кызыксынучыларның барысын да чакыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International