ЯҢАЛЫКЛАР


27
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Балалар театрларының республика фестивале "2014-2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү" дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.

28 ноябрьдә Казан Технопаркының югары технологияләр өлкәсендәге конференц-залында "IT-парк" иң яхшы мәктәп IT-стартаплары конкурсы узачак.

РФ Мәгариф министрлыгы каршындагы совет яңа мәктәп стандартларын караячак. Документта төгәл язылган: баланы  кайсы сыйныфта нәрсәгә өйрәтергә тиешләр.

25 ноябрьдә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә "Россия яшьләр берлеге" гомумроссия иҗтимагый оешмасы һәм "Россия – мөмкинлекләр иле"  АКБО ярдәмендә һөнәри белем бирү оешмаларының "Ел студенты – 2019" Россия милли премиясе җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләү тантанасы узды.

2 декабрьдә КФУның икенче уку корпусында 17.00 сәгатьтә "PROНаука КФУда"  фәнни-популяр проектының "Төн формуласы" дип аталган XI сериясе башлана. Бу юлы " Университеттагы төн"  математика фәненә багышланган. Ул Н.И. Лобачевский исемендәге Халыкара премия һәм медаль тапшыру тантанасы белән бер көнне булачак.


26
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

22 ноябрьдә Түбән Камада "Белем сыйфаты: актуаль мәсьәләләр һәм инновацияләр" дип аталган  республикакүләм  фәнни-гамәли конференция узды. Конференция эшендә 400 дән артык кеше катнашты.

"Россия халыклары телләре һәм мәдәнияте: саклап калу һәм үстерү" иң яхшы практикалар конкурсы 21 октябрьдән 22 ноябрьгә кадәр үткәрелде. Аны РФ Мәгариф министрлыгы оештыра. Конкурста Россия Федерациясенең 51 субъектыннан вәкилләр катнашты.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәге кадет мәктәпләре һәм интернат-мәктәпләренең 7-11 сыйныф укучылары арасында физика буенча  "Ватанга хезмәт итәм! Халыкка хезмәт итәм!" дип аталган республикакүләм олимпиада үткәрде.  

Россия Федерациясе мәгариф министры урынбасары Ирина Потехина Россиядә "Үрнәк һөнәрләр" уникаль онлайн-тренажерын эшләтеп җибәрүләре турында хәбәр итте, дип яза "ПроеКТОриЯ" форумының матбугат хезмәте.

Химия буенча укучыларның төбәкара олимпиадасында катнашу өчен 9,10,11 сыйныф укучылары чакырыла. Олимпиадада җиңүчеләр һәм призерлар БДИның суммар баллына тәңгәл рәвештә 10 һәм 7 балл алалар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International