ЯҢАЛЫКЛАР


26
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәгенең "Дуслык" сәламәтләндерү-белем бирү комплексында 22-24 ноябрьдә V республика химия турниры узды.
Анда Әлмәт, Азнакай, Апас, Баулы, Бөгелмә, Чүпрәле, Зәй, Питрәч, Яңа Чишмә районнарыннан һәм Казаннан килгән 12 команда составында 62 укучы катнашты.

Россия югары уку йортлары барлык студентлар өчен челтәр формасы буенча практика оештырачак. Тиешле закон 25 ноябрьдә пленар утырышта Федерация Советы тарафыннан хупланды.

Биология сайлап ала торган имтиханнар арасында иң популяр булып тора.  2017 елдан биология буенча БДИда яңартылган имтихан моделе кулланыла. 2017-2019 елларда имтихан нәтиҗәләре тотрыклы, әмма аерым темалар имтиханда катнашучыларда кыенлыклар тудыра.

26 ноябрьдә Казанның 82нче балалар бакчасында «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантын җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак. Чарада Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов катнашачак. 

Еш кына әзерлек юнәлешләренең ун зур төркемен тәмамлаучылар белгечлеге буенча эшли. Болар - "сәламәтлек саклау", "мәгълүмат куркынычсызлыгы", "корал һәм корал системалары", "информатика һәм исәпләү техникасы", "авиация һәм ракета-космос техникасы", "энергетика, электротехника", "химия биотехнологиясе", "геодезия һәм җир төзелеше", "диңгез техникасы", "мәгариф һәм педагогика". 

25еннән 27 ноябрьгә кадәр Татарстанда Финляндия компанияләре һәм Финляндия академик бергәлеге вәкилләре делегациясе визиты уза


25
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

17-21 ноябрьдә Санкт - Петербургта "Спорт һәм иҗат" дип аталган 41 нче Бөтенроссия фестивале узды. Әлеге фестиваль кысаларында махсус олимпиаданың Бөтенроссия Спартакиадасы (армрестлинг, өстәл теннисы һәм юнифайд-өстәл теннисы, боулинг, дартс, футзал, новус, шашка, бадминтон, юнифайд-бадминтон, чирлидинг һәм спорт буенча ярышлар) һәм "Өмет җиле" Бөтенроссия конкурсы (үзешчән сәнгать смотр - конкурсы) үткәрелде.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасында мәгариф һәм фән темасын иң яхшы яктыртучы журналист хезмәтләре “Классная работа!"  - "Сыйныф эше!" бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул итүне дәвам итә.

Россия Федерациясендә 2019 елда игълан ителгән театр елы кысаларында 30 ноябрьдә һәм 1 декабрьдә А.С. Пушкин исемендәге Мәдәният үзәгендә "Петр Уксусов дусларын чакыра" дип аталган рус мәдәнияте фестивале узачак.

20-22  ноябрьдә  Мәскәүдә инвалидлар һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле затлар арасында һөнәри осталык буенча "Абилимпикс" V Милли чемпионаты финалы узды. Татарстаннан ярышларда 43 һөнәри компетенция буенча 90 катнашучы катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International