21, 22 ноябрьдә Мәскәүдә предмет, методик, психологик-педагогик, коммуникатив компетенцияләр буенча бердәм федераль бәяләү материалларын кулланып педагогик хезмәткәрләрне аттестацияләү процедураларын камилләштерү буенча Бөтенроссия форумы узды. Форум эшендә Татарстан вәкилләре дә катнашты.
21 ноябрьдә Нурлат районында республика районнары мәгариф бүлекләренең милли мәгариф буенча методистлары, татар телендә белем бирүче оешмалар директорлары, туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучыларының зона семинар – киңәшмәсе «Нурлат районында туган телне укыту: актуальлек, заманчалык, тәҗрибә» темасы астында узды.
"Большие вызовы" Бөтенроссия фәнни-технологик проектлар конкурсы фәнни һәм тикшеренү эшчәнлеге белән шөгыльләнүче мәктәп укучылары өчен зур чара булып тора. Быел "Сириус" белем бирү үзәге тарафыннан 7-11 сыйныф укучылары өчен оештырылган бәйге инде бишенче тапкыр үткәрелә.
22 ноябрьдә Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Татарстан Республикасының күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонетлы мәктәп укучылары фестиваленең гала-концерты узачак.
16 декабрьдә Түбән Новгородта «Комедiя» театры сәхнәсендә «Театраль Идел буе» фестивалендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак.
Россиянең 11 төбәгеннән, шул исәптән Татарстанны да кертеп, галим-энциклопедиклар "Википедия" аналогын эшләүгә кушылды. Бу хакта "Зур Россия энциклопедиясе" фәнни нәшриятының җаваплы мөхәррире Сергей Кравец сөйләде.
Соңгы елларда мәктәптә һәм өйдә югары уку йөкләнеше нәтиҗәсендә, күп кенә укучыларда хәрәкәт активлыгы җитәрлек түгел, ул мәктәп укучысы организмында җитди үзгәрешләр китереп чыгарырга мөмкин.
БДИ үткәрелгән еллар дәвамында бик зур үзгәрешләр кичерә: барлык фәннәр буенча контроль үлчәү материалларыннан "тест өлеше" төшереп калдырылды, биремнәр иҗадирак булды, имтиханнарны оештыручылар тарафыннан төрлечә кулланылышлар бетерелде.
Гадәттәгечә, һәр уку елының ноябрь аенда Россия дәүләт суд эшчәнлеге университетының Казан филиалы бинасында Ачык ишекләр көне узачак.
19 ноябрь көнне Бөгелмәдә "Мәгариф" милли проекты ресурсларыннан файдалану нигезендә белем бирү сыйфаты белән идарә итү" темасына мәгариф бүлекләре (идарәләре) җитәкчеләре урынбасарлары өчен республикакүләм семинар узды.