ЯҢАЛЫКЛАР


1
ноябрь, 2019 ел
җомга

Информатика буенча компьютер формасында узган Бердәм дәүләт имтиханында  19 меңгә якын укучы катнашты.

Казанда мәгариф оешмаларында «Мехатроник» белгечлеге буенча белем бирүнең дуаль системасын гамәлгә кертү буенча социаль проектның өченче этабы башланды*. Ул төбәктә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Ford Fund хәйрия җәмгыяте ярдәме белән "Форд Соллерс" компаниясе тарафыннан инде өченче ел гамәлгә ашырыла.

28 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларына әзерлек кысаларында республикабызда  Физик культура буенча уку-тренировка җыеннары башланды.

Казанда 5-12 ноябрьдә 54нче тапкыр яшь математиклар турниры узачак.

 

30 октябрьдә Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте базасында  «Әлифба» музееның 20 еллыгына һәм «Әлифба» дәреслеге авторлары Сәләй Вагыйзов һәм Рәмзия Вәлитова истәлегенә багышланган «Музей педагогикасы һәм букваристикасы: тарихка экскурсия һәм заманча үсеш тенденцияләре» дип аталган республикакүләм фәнни-гамәли конференция узды.

«Татарстан педагоглары: белем бирүдә инновацияләр» темасы астында узган грант алучы укытучылар форумы һәм төбәк инновацион мәйданчыклары эшен төгәлләде.

Киләсе елдан Россия Хезмәт министрлыгы югары уку йортларын, көллиятләрне һәм техникумнарны тәмамлаучыларның язмышын күзәтеп тора башлаячак - икътисадның кайсы өлкәләренә эшкә киткәннәр, күпме акча эшлиләр.

18 ноябрьгә кадәр Казанда югары уку йортлары арасында «Беренче курс бәйрәме - 2019» фестивалендә катнашуга гаризалар кабул ителә. 


31
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Мәктәпләрдә көзге каникуллар башланды. 1-7 нче ноябрьдә  Татарстан мәктәп укучылары өчен "Яшь турист" республика профильле сменасы оештырыла.

Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 9,11 нче сыйныф укучыларына дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрүгә әзерлек максатыннан Мәгариф сыйфатын мониторинглау республика үзәгендә  31 нче октябрьдә Дәүләт йомгаклау аттестациясенең муниципаль координаторлары, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программаларын үзләштергән укучыларның дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрүне тәэмин итүче региональ мәгълүмат системасының Муниципаль операторлары өчен республика семинары уздырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International