Казанда 1-3 ноябрьдә "Яшүсмер психологиясе. Аның социаль идентификациясенең заманча шартлары" дигән темага семинар-киңәшмә узачак.
Татарстанда грантлар һәм конкурслар онлайн-агрегаторы эшли башлый: https://cptgrants.org.
Түбән Каманың иң дәрәҗәле белем бирү учреждениеләренең берсе – 34нче гимназия үзенең 20 еллыгын билгеләп үтте. Шәһәрнең күпчелек мәктәпләре һәм лицейларыннан аерылып тора ул. Нигездә биредә Чуаш гаиләләреннән туган телне өйрәнүче балалар укый.
29-31 октябрь көннәрендә “Костёр” республика балалар савыктыру-белем бирү үзәгендә "Республика мәктәп укучылары хәрәкәте активистларының көзге мәктәбе” республика сменасы узды.
92,7-2019 елда Иннополис Университеты бакалавриатының 1 курсына укырга кергән абитуриентларның БДИ баллы Россиядәге дәүләтнеке булмаган барлык югары уку йортлары арасында иң югарысы булды.
31 октябрьдә Казан шәһәре Яңа Савин районының 146-нчы номерлы «Ресурс» лицее базасында «Татарстан педагоглары: мәгарифтә инновацияләр» темасына грант алучы укытучылар һәм региональ инновацион мәйданчыклар Форумы узачак.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кечкенә баланы су объектлары, автотрасса яки урманда өлкәннәр күзәтчелегеннән башка калдырып, ата-аналар аның тормышын куркыныч астына куя, дип кисәтә.
Россия мәгариф өлкәсендә күзәтчелек хезмәте (Рособрнадзор) 30 октябрьдә яңа модель буенча информатика һәм ИКТ буенча бердәм дәүләт имтиханын компьютер формасында сынап караячак.
Бүген Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең спорт манежында 2006-2007 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында янгын-коткару спорты буенча Казан беренчелегенең финал ярышлары узды. Ярышларның төп призы өчен көрәшкә сайлап алу ярышлары нәтиҗәләре буенча иң яхшы вакыт күрсәткән 15 шәһәр командасы керде.
Яр Чаллыда каникуллар вакытында мәктәп яны лагерьларына 2 мең 900 башлангыч сыйныф укучысы барачак.