ЯҢАЛЫКЛАР


26
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

Балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру системасы – Татарстан Республикасының гына түгел, Россия Федерациясенең дә социаль сәясәтенең әһәмиятле юнәлеше.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча Татарстан РХБЗ №1 нормативында 1 урынны (противогаз кию) һәм Н-ОП - 13,14 нормативында 2 призлы урынны ( Калашников автоматын сүтү һәм җыю) алды.

24 июньнән 30 июньгә кадәр Арча районында татар теле буенча “Без - Тукай оныклары " дип аталган төбәкара чатыр лагере уздырыла.

26 июньдә Казанда укыту оешмалары җитәкчеләре өчен "Милли проектларны гамәлгә ашыру кысаларында һөнәри стандартларны гамәлгә кертү. Күчү алгоритмы.  Үтәмәгән өчен санкцияләр” дигән темага “Лидер” аудит һәм хезмәтне саклау үзәге вәкилләре катнашында семинар-киңәшмә уза. Чара Казанның мәгариф хезмәткәрләре йортында узачак.

 

«Россия вертолетлары» холдингының Казан вертолет заводында (Ростех дәүләт корпорациясенә керә) Казан милли тикшеренү техник университетының «Вертолет төзелеше» база кафедрасы студентларының «Авиатөзелеш» юнәлеше буенча чыгарылыш квалификация эшләрен яклау булды. Үз дипломнарын унбер бакалавр һәм өч магистр тәкъдим итте.


25
июнь, 2019 ел
сишәмбе

25 июньдә мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең “Мәгарифнең төрле дәрәҗәләрендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны социальләштерүгә һәм профориентацияләүгә гомуми, өстәмә һәм һөнәри белем бирү ресурсларын интеграцияләү" темасына республика август киңәшмәсе узды.

 

Иннополис университетында 2019 елгы Бөтенроссия робот техникасы олимпиадасы тәмамланды, анда 10 категория буенча медальләр өчен Россия Федерациясенең 54 төбәгеннән 500дән артык катнашучы көрәште. Татарстан укучылары биш медаль яулады: бер алтын, бер көмеш һәм өч бронза.

2019 елда БДИның төп чоры җитди өзеклекләрсез узды, фәннәрдән уртача тест баллары узган елгыдан аз гына аерыла, профильле математика, тарих һәм инглиз теле буенча иң зур үсеш билгеләнә, 100 балл һәм югары балл җыю эшләренең саны артты.

DigitalSuperHero акселераторы кысаларында беренчеләрдән булып Саба районының 6-10 сыйныф укучылары белем алды. 6 көн эчендә балалар сайтларны булдыруның база күнекмәләрен үзләштерделәр һәм туган як тормышы турында беренче проектларны эшләделәр.

“Мәгариф үсеше” дәүләт программасы кысаларында авыл мәктәпләрендә яңа урыннар булдыруга якындагы өч елда 9 млрд сум акча юнәлдереләчәк", - дип хәбәр итте Россия Федерациясе мәгариф министры Ольга Васильева.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International