Тиздән дәреслекләрнең федераль исемлеге нык үзгәрәчәк. РФ Мәгариф министрлыгы яңа кагыйдәләр проектын әзерләде, алар буенча дәреслекләр исемлеге төзеләчәк, алар экспертиза узачак.
Татарстанга станоклар янында басып тору һәм инженерлар идеяләрен тормышка ашыру өчен әзерлекле эшче кадрлар кирәк. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанда ресурс үзәге буенча экскурсия вакытында белдерде.
Казан энергетика көллиятендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов җитәкчелегендә Казанда «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) - 2019 VII Милли чемпионаты финалының конкурс мәйданчыгын оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Татарстанның тагын 11 укучысы олимпиаданың финал этабы җиңүчеләре һәм призерлары дипломын алып кайтты. Лаеклы бүләкләрне балаларга Нальчиктагы ябылу тантанасында тапшырдылар, анда 21 – 27нче апрель көннәрендә тормыш иминлеге нигезләре фәне буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Анда 62 төбәктән 191 катнашучы, шул исәптән Татарстан Республикасыннан 12 катнашучы катнашты. Биш укучы җиңү яулады.
Татарстан Республикасы Югары Ослан районының Матюшино мәктәбе командасы «Яшь фермер» VII Бөтенроссия интеллектуаль уенының йомгаклау этабына кадәр барып, «Инновацион проектлар» номинациясендә җиңү яулады.
Астрономия һәм астрофизика буенча (IOAA) Халыкара олимпиадада катнашу өчен Россия Федерациясе командасына кандидатларның җәйге укыту-тренировка җыеннары үткәрү турында мәгълүмати хәбәр басылып чыкты.
Җыенга Россиянең 32 укучысы чакырылган, аларның икесе - Казан лицееның унынчы сыйныф укучылары: Кирилл Богомолов (2нче лицей-интернат) һәм Адилә Яфарова (КФУның Н. Лобачевский исемендәге лицее).
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов гомуми белем бирү мәктәпләренең һәм мәктәпкәчә балалар учреждениеләренең янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә бәйле рәвештә кайбер йөкләмәләр бирде.
БРКХдә агымдагы елда “Роналд Макдоналд йорты " Хәйрия фондының төбәк физкультура-сәламәтләндерү программасын гамәлгә ашыру буенча нәтиҗәләр ясадылар һәм 2019-2020 уку елына хезмәттәшлек турында фикер алыштылар. «Түгәрәк өстәл» утырышында өч министрлык - Мәгариф һәм фән, Сәламәтлек саклау, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау, шулай ук Татарстан Республикасы югары уку йортларының хезмәткәрләре катнашты.
22 – 26нчы апрель көннәрендә Санкт-Петербургта мини-футбол, юнифайд-футбол һәм футзал буенча Махсус олимпиаданың Бөтенроссия Спартакиадасы узды. Татарстан Республикасын юнифайд-футбол командасы тәкъдим итте, аның составында Мамадыш интернат-мәктәбен тәмамлаучылар - Павел Сергеев, Денис Слабенко, Александр Марченков, Дмитрий Никитин, Игорь Баженов, Алексей Новоселов бар иде. Аларның партнерлары - Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе студентлары, аның белән Мамадыш интернат-мәктәбе 2017 елдан тыгыз хезмәттәшлек итә.
В Санкт-Петербурге состоялось награждение победителей 53-й Международной Менделеевской олимпиады школьников по химии. В ней участвовали 152 школьника, представляющие 28 стран. Семь стран участвовали в олимпиаде впервые - это Австрия, Ирак, Иран, Китай, Словакия, Сирия и Чехия. По своему авторитету Международная Менделеевская олимпиада сравнилась с Международной химической олимпиадой.