КФУның Алабуга институтында мәктәп укучыларының «Хәзерге җәмгыятьтә рус теле һәм әдәбияты» дип аталган региональ фәнни-гамәли конференциясе узды.
Чараны оештыручылар - рус теле һәм әдәбияты кафедрасы укытучылары. Үзләренең фәнни-тикшеренү эшләрен Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарыннан: Менделеевск, Түбән Кама, Казан һәм Арча районыннан килгән мәктәп укучылары тәкъдим итте.
22 – 27нче августта Казанда узачак WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатын ачу һәм ябу тантаналарына әзерлек дәвам итә.
27нче апрельдә катнашучы илләрнең бүләкләү төркеме кастингы булды. Нәтиҗәдә, конкурска 52 кыз узды, алар якын арада репетицияләргә керешәчәк. Моннан тыш, биючеләр кастингы буенча заявка кампаниясе кызганнан-кыза бара, аның финалы 11нче майга планлаштырылган.
29нчы апрельдән 31нче майга кадәр Горький тимер юлында "Куркынычсыз каникуллар" айлыгы үткәрелә. Аның максаты - мәктәп укучыларына җәйге каникуллар алдыннан тимер юл инфраструктурасы объектларында булганда куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерү.
"Куркынычсыз каникуллар" айлыгы барышында транспорт полициясе белән берлектә Горький тимер юлы станцияләрендә һәм перегоннарында тимер юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен бозучы яшүсмерләрне ачыклау буенча рейдлар узачак.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт сәламәтлеге чикләнгән укучылар, инвалидлар һәм инвалид балалар өчен йомгаклау аттестациясен оештыру үзенчәлекләре турында искә төшерә.
Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) һәм төп дәүләт имтиханы (ТДИ) үткәрүнең төп чоры башланыр алдыннан ведомство мәктәп директорлары өчен видеоэлемтә режимында киңәшмә үткәрде.
22 – 27нче апрель көннәрендә Ставропольдә Төньяк Кавказ федераль университеты базасында биология буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
21нче апрельдән 27нче апрельгә кадәр Пермь шәһәрендә Идел буе федераль округының Россия Герое Ф. Кузьмин исемендәге кадетлар корпусы базасында математика буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Ишетү сәләте бозылган балаларны укыту, тәрбияләү, интеграцияләү мәсьәләләре буенча Бөтенроссия конференциясе (халыкара катнашу белән) ике көн узды. 25нче апрельдә – “ТИСБИ” Идарә университеты базасында, ә 26нчы апрельдә - Е. Г. Ласточкина исемендәге Казан интернат-мәктәбе базасында булды.
27нче апрельдә Казан шәһәре Яңа Савин районының 179 нчы гимназиясе базасында Татарстан Республикасы белем бирү оешмаларында «Педагог» (укытучы, тәрбияче) һөнәри стандартын куллануны аңлату буенча семинар узды. Чара ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин җитәкчелегендә узды.
Азнакай районында мәктәп укучыларының “Президент ярышлары" Бөтенроссия спорт ярышларының республика этабы финалы узды. Ярышлар “Чатыр-Тау Арена" спорт комплексында үткәрелде. Ярышларның баш судьясы - Сергей Рожков.
Казанда балалар музыка һәм сәнгать мәктәпләренә керү өчен имтиханнар башлана. Балалар фортепиано, кыллы, халык, удар, тынлы инструментлар, хор җырлавы һәм рәсем сәнгате юнәлешләре буенча белем алачак.