Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы үзенең 95 яшьлек юбилеен бәйрәм итте. Уку йортын бәйрәме белән котларга күп санлы кунаклар килде.
2016нчы елның 22нче декабрендә «Гранд Отель Казань» кунакханәсендә "Мәгариф һәм шәхес: үсү зоналары төрлелеге. Л.С. Выготскийга 120 яшь тулуга багышлап" фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышы узды. Чараны оештыручылар - Мәагрифне үстерү федераль институты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Социаль-гуманитар белем бирү үзәге һәм Сербия психологлары берлеге.
Татарстан Республикасы мәктәпләрендә эшләүче яшь мөгаллим һәм директорларның квалификациясен күтәрү, белем бирүдә инновацион алымнар куллануны популярлаштыру максатыннан, Казан Халыкара мәктәбендә 20нче декабрьдә Яшь мөгаллимнәр берләшмәсенең кышкы форумы уздырылды.
2016ны елның 27нче декабрендә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары-мәгариф өлкәсендә күзәтү һәм тикшерү департаменты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова мәгариф өлкәсендә балигъ булмаганнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнар кабул итәчәкләр.
2016нчы елның 23нче декабрендә Балык Бистәсе районы Котлы Бүкәш урта мәктәбендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары-мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм тикшерү департаменты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова җитәкчелеге астында мәктәп директорлары һәм мәктәп методик берләшмәләре җитәкчеләре өчен семинар узачак.
2016нчы елның 20нче декабрендә Казанның Үзәк стадионы футбол-җиңел атлетика мәйданында сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында "Хезмәткә һәм саклануга әзер" фестивале уздырылды.
2016нчы елның 20нче декабрендә Казанның 16 пилот мәктәбе физик культура укытучысына "Физик культура" юнәлеше буенча "Гольф белән шөгыльләнүдә заманча технологияләр" программасы буенча яңадан һөнәри хәзерлек үтү турында дипломнар тапшырылды.
Укучылар арасында геологик кейслар чишү буенча I геология чемпионаты 17нче декабрьдә Казан федераль университетытының Геология һәм нефть һәм газ технологияләре институтында узды.
20-22нче декабрьдә Мәскәүдә "Юнармия" хәрәкәте эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча узачак конференциядә Татарстан делегациясе дә катнашчак.