ЯҢАЛЫКЛАР


17
декабрь, 2016 ел
шимбә

16-17нче декабрьдә "Патриот" яшьләр өчен спорт-патриотик һәм призывка кадәрле әзерлек республика үзәге һәм Казан югары хәрби танк училищесында II республика Юнаримиячеләр җыены узачак. Чарада хәрәкәт активистлары, "Юнармия"нең муниципаль штабы җитәкчеләре һәм район мәгариф идарәсе җитәкчеләренең тәрбия эшләре буенча урынбасарлары катнашачак.


16
декабрь, 2016 ел
җомга

16нчы декабрьдә Казанда, Германия-Россия яңа технологияләр институтында "Талантлар ачу": "Кешеләр. Идеяләр. Карарлар. - иң югары потенциал белән!" III форумы узачак. Форумда Дәүләт программалары буенча үткәрелүче олимпиадалар һәм бәйгеләрнең 200 финалисты, халыкара, бөтенроссия, республика олимпиадалары һәм бәйгеләренең 150 җиңүчесе һәм призеры, Татарстан һәм Россия төбәкләреннән 150 остаз һәм 100 эксперт, республиканың иң зур оешмалары катнаша.

15-16нчы декабрьдә "Уңышлы мәктәп" Бөтенроссия бәйгесендә катнашу өчен Мәскәүгә 20 мәктәп командасы арасында Казанның 119нчы мәктәбе командасы да китте.


15
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Интернетта 11нче сыйныфлар өчен Бөтенроссия тикшерү эшләрен (БТЭ) гамәлдән чыгару өчен имзалар җыю дәвам итә. Берничә петиция бар, аларныж берсе астында инде 10 межнщн артык кеше кул куйган. Яшүсмерләр форумында яңалыклар турында кызып фикер алышалар, ата-аналар һәм укытучылар балалары өчен борчыла, алар хәзер БТЭ-га әзерләнү, киләчәк белгечлектә кирәк булмаячак фәннәрне (БДИ бирәсе булмаган) искә төшерү өчен күп вакыт түгәргә кирәк булачак дип саныйлар. 

2016 нчы елның 12-14 декабрь көннәрендә “Дуслык” мәгариф- сәламәтләндерү  үзәгендә чуаш, мари, мордва, удмурт телләре һәм әдәбиятлары буенча  республика олимпиадаларының йомгаклау этабы узды.  Әлеге чарада Татарстан Республикасының гомуми белем бирү оешмаларыннан 77  укучы, 22 туган тел укытучысы катнашты.

Татарстанда «Яшь профессионаллар» WorldSkills эшче һөнәрләр республика чемпионатына сайлап алу этаплары дәвам итә. Милли эшче һөнәрләр чемпионаты кысаларында JuniorSkills стандартлары буенча сайлап алу чемпионатлары да бара.

2016 елның 14 нче декабрендә Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә Татарстан Республикасы педагогик белем бирүче уку йортлары студентлары арасында Илһам Шакиров иҗатына багышланган  “Сандугач” Республикакүләм вокалистлар бәйгесе үткәрелде. Бәйге Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының программасы  нигезендә, Урта педагогик белем бирүче уку йотлары студентларының вокал сәнгатен, һөнәри әзерлеген үстерү;  милли сәнгать традицияләренә хөрмәт тәрбияләү,  сәхнә осталыгын үстерү максатыннан үткәрелде.


14
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

Казан педагогика көллияте үзенең 140 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. Юбилеен уңаеннан оештырылучы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов  катнаша.

Муниципаль берәмлекләр бу максаттан акчаларны үз финанс мөмкинлекләренә карап үзләре бүләләр. Татарстан - балалар өчен бушлай Яңа ел бүләкләренә акча бүлеп бирүче аз санлы төбәкләрнең берсе.

2016нчы елның 8нче декабрендә Әлмәт районының мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Рус Акташы интернат-мәктәбендә Халыкара инвалидлар декадасы кысаларында Россиянең Махсус Олимпиадасы XI Республика ярышларының өстәл теннисы буенча зона этабы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International