Бүген Казандагы “ТИСБИ” идарә университетында инклюзив белем бирү практиклары халыкара конгрессының пленар утырышы уздырылды. Анда РФ Дәүләт Думасы мәгариф комитеты рәисенең беренче урынбасары, депутат, Бөтенроссия күрмәүчеләр җәмгыяте вице-президенты Олег Смолин, РФнең ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясенең җаваплы сәркатибе Григорий Орджоникидзе, РФ Президентының инвалидлар эшләре буенча комиссиясе әгъзасы Ольга Каширина, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР Җәмәгать палатасы рәисе Анатолий Фомин һ.б. рәсми затлар катнашты.
2016 елның 12 февралендә Лениногорск районында "Ел укытучысы-2016" Бөтенроссия конкурсының зона этабы узды. Зона этабының беренче көнендә Бөгелмә, Азнакай, Лениногорск районнарыннан укытучылар дәрес һәм мастер-класслар күрсәтте.
Бүген Икътисад, идарә һәм хокук институтында Н. И. Лобачевский исемендәге премиягә студентлар арасында фәнни хезмәтләргә еллык ачык конкурс ачылды.
19 февральдә Казандагы “Ак Барс” яшьләр үзәгендә “Сәмрух” премиясен тапшыру тантанасы була. Премия ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм “Сәләт” иҗтимагый фонды тарафыннан, беренче тапкыр республиканың “Сәләт” хәрәкәтендә катнашучы сәләтле балаларга һәм яшьләргә ярдәм күрсәтү, шушы оешма әгъзалары, партнерлары, проектлар авторлары эшчәнлегенә бәя бирү максатыннан, тапшырыла.
Татарстан командасы яшь патриотларның XIV халыкара слетында катнаша. Чара 11-23 февраль көннәрендә Идел буе федераль округы Россия Герое Ф.Кузьмин исемендәге Пермь кадетлар корпусы базасыда уздырыла. Слетта республика данын Казанның 137нче мәктәбе һәм Тәтеш районы Гражданнарны саклау көллияте студентлары яклый.
25 гыйнвардан 11 февральгә кадәр Татарстан Республикасы урта һөнәри белем бирү оешмалары студентларының III Спартакиадасы кысаларында өстәл теннисы һәм чаңгыда йөгерү ярышлары узды. Биредә 70тән артык командадан 500дән артык егет һәм кыз катнашты.
Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыдагы "Кванториум" балалар технопаркында булдылар.
15 февральдә 10.00дә Казандагы “ТИСБИ” идарә университетында инклюзив белем бирү практиклары халыкара конгрессының пленар утырышы була. Анда катнашучылар инклюзив белем бирү методикалары һәм технологияләре, үзебезнең һәм чит илләр модельләре турында фикер алышыр, мәгарифнең барлык баскычларында төрле авырулы балаларны җайлаштыру, инвалидларны инклюзив белем бирүдә җитәкләү, тьюторлык ярдәме буенча тәҗрибә уртаклашыр дип көтелә.
Татарстанда БДИ-2016га 17 меңнән артык катнашучы язылган. Искәртеп узабыз: быелга бердәм дәүләт имтиханында катнашу өчен гаризалар кабул итү 1 февраль көнне тәмамланды. Профиль дәрәҗәдәге математиканы 11 меңнән артык укучы (2015 елда андыйлар 15 меңнән күбрәк булган), база дәрәҗәсендәге математиканы 10 меңнән артык (2015 елда 8 меңнән артык кеше) укучы тапшырачак.
2016 елда бердәм дәүләт имтиханын үткәрүгә әзерлек кысаларында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы "кайнар линия”се үз эшен дәвам итә. “Кайнар линия” телефоны аша БДИда катнашучылар, аларның әти-әниләре, шулай ук укытучылар имтиханнарга кагылышлы сораулар белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү һәм укучыларны йомгаклау аттестацияләү бүлеге белгечләренә мөрәҗәгать итә ала.