10-12 февраль көннәрендә “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә “Мәгариф. Карьера” XVI махсуслаштырылган күргәзмәсе уздырыла. Аның эшендә Россия һәм чит ил шәһәрләренең 70ләп белем бирү учреждениесе катнашырга теләк белдерде.
Республикада "КЭС-БАСКЕТ" баскетбол лигасы Халыкара Мәктәп Чемпионаты региональ финалы тәмамланды. Исегезгә төшерәбез, финал уеннары 5-7 февраль көннәрендә Зәй шәһәрендә узды. Чемпионатта Татарстан Республикасы мәктәпләреннән 17 егетләр һәм кызлар командасы катнашты.
2016 елның 6 февралендә Лениногорск шәһәре Балалар иҗаты йорты үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Иҗат йортында тәбрияләнүчеләр, укытучылар, төрле елларда биредә шөгыльләнүчеләр концерт номерлары белән чыгыш ясап Балалар иҗаты йорты коллективын бәйрәм белән котлады.
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Яшел Үзән районында химияне тирәнтен өйрәнүле лицей-интернатта "Граждан. Җәмгыять. Дәүләт" парламент дәресе кунагы булды. Парламент башлыгы укучылар белән аралашты, Россия һәм Татарстанда дәүләт хакимияте корылышы турында сөйләде. Дәрес 9-11нче сыйныф укучылары өчен үткәрелде.
Хөрмәтле галимнәр, фәнни хезмәткәрләр, укытучылар, аспирантлар һәм студентлар! Чын күңелдән Сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия фәне көне белән котлыйм! Бүген без перспективалы фәнни идеяләр эзләүче, заманча технологияләр уйлап табучы, инновацион тирәлек булдыручы һәм икътисадыбызның уңышлы яңартылуына ярдәм итүчеләребезне тәбриклибез. Нәкъ менә сезнең хезмәтегез нәтиҗәсендә фәнни фикерләү һәм техник алгарыш камилләшүен дәвам итә.
ТРның гомуми белем бирү учреждениеләрендә Россия һәм Татарстан флаглары даими эленеп торачак. Моны раслаган “Татарстан Республикасы дәүләт символлары турында”гы ТР законының 9 нчы маддәсенә үзгәреш кертү хакында” 189-5 нче номерлы ТР закон проекты бүген ТР Дәүләт Советының XV утырышында беренче укылышта кабул ителде
ТРда быел гыйнвардан бирле үткәрелә торган “Безнең Татарстан”/“Наш Татарстан” VI Республика яшьләр форумында катнашуга гаризалар 29 февральгә кадәр кабул ителә. Проектларны www.forumtatarstan.ru сайтында теркәп була. Форумда 14-30 яшьләрдәге сәләтле кешеләр (35 яшькә кадәрле яшь галимнәр), республиканың югары һәм урта һөнәри белем бирү йортлары студентлары, балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары активистлары катнаша ала. Аны ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, ТР Яшь галимнәр һәм белгечләр хәрәкәте, ТР Иҗади яшьләр академиясе оештыра.
6 февральда Балык Бистәсе районында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында республика мәгариф хезмәткәрләре кышкы Спартакиадасының финал ярышлары узды.
9 февральдә Иннополис Университетында "IT-чемпион-2015" республикакүләм конкурсының I һәм II этабы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шайхетдинов катнашачак.
1нче февральдан башлап “KZN” каналында 3-7 яшьлек балалар өчен “Әкият илендә” дип аталучы тапшыру күрсәтелә. Әлеге проект нәниләргә әти-әниләре белән бергә татар телен өйрәнү мөмкинлеге бирә.