ЯҢАЛЫКЛАР


17
июль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

"Цифрлы трансформация өчен кадрлар" федераль проекты һәм "Дәүләтнең мәгълүматлар икътисады һәм цифрлы трансформациясе" илкүләм проекты кысаларында 2025 елдан 8-11 сыйныф укучыларын һәм урта һөнәри белем бирү студентларын ясалма интеллект технологияләренә өйрәтүгә юнәлдерелгән программа старт ала.

КФУның Алабуга институты каршындагы «Буревестник» лагеренда «Университет сменалары» бөтенроссия проекты кысаларында оештырылган «Бергә - бөтен ил» сменасын ябу тантанасы узды.

Дәүләт Думасына закон проекты кертелде, аның нигезендә дәүләт йомгаклау аттестациясен (ГИА) үтә алмаган тугыз сыйныф укучылары эшче һөнәрен бушлай ала алачак.

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 11 нче утырышында 2024/25 елда Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләде.

Урта һөнәри белем бирү системасының 85 еллыгы елында федераль законнарга урта һөнәри белем бирүгә кагылышлы мөһим үзгәрешләр кертелә.

Демонстрацион имтихан формасында дәүләт йомгаклау һәм арадаш аттестациясен, 2025 елның 15 июленә булган мәгълүматларга караганда, урта һөнәри белем бирү программалары кысаларында 251 һөнәр һәм белгечлек буенча 506 554 укучы узган.

"РуКод" алгоритмик программалаштыру буенча халыкара чемпионат - алгоритмнар өлкәсендә үз белемнәрен тикшерү, БДИда өстәмә балллар алу яки үз портфолиосын көчәйтү, шулай ук призлар өчен көрәшү мөмкинлеге.

«Вдохновленные детством» Б өтенроссия киносценарийлар конкурсының читтән торып уздырылган этабы нәтиҗәләре билгеле булды.

Татарстанда җәйге сәламәтләндерү кампаниясенең беренче яртысы тәмамланды - июнь башыннан алып барлыгы 1 593 лагерьда 118 764 бала ял итте инде, бу планлаштырылган санның 76,8%ын тәшкил итә.

«Артек» Халыкара балалар үзәге» федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе тарафыннан партнерлык оешмалары белән берлектә гамәлгә ашырыла торган өстәмә гомумүстерү программалары конкурсы (алга таба - Конкурс) Үзәкнең белем бирү тирәлеген булдыру, гомуми һәм өстәмә белем бирүнең нәтиҗәле инновацион формаларын ачыклау һәм гамәлгә кертү, талантлы балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итүгә, дәүләт, иҗтимагый һәм коммерция оешмалары мөмкинлекләрен, оештыру-хокукый рәвешләренә һәм милек формаларына карамастан, файдалануга юнәлтелгән өстәмә белем бирү программаларын сайлап алу максатында ел саен уздырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International