ЯҢАЛЫКЛАР


16
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

16-18 декабрьдә Казан радиомеханика көллиятендә  WorldSkills Russia республикакүләм эшче һөнәрләр  чемпионатының сайлап алу этабы уза. Сайлап алу этабында А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университетының Радиоэлектроника һәм телекоммуникацияләр институты, Әлмәт һөнәри көллияте, Казан радиомеханика көллияте һ.б. катнашачак.


15
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

Киләсе елның 1 гыйнварыннан Татарстанда сабые балалар бакчасына йөргән өчен ата-аналар түләргә тиешле сумма артуы планлаштырыла. Шулай итеп, түләүләр уртача 8 процентка артып 180 сумнан 270 сумга кадәр тәшкил итәчәк.

Иртәгә, ягъни 16 декабрьдә Казанда Татарстан Республикасының яшь педагоглары һәм мәктәп директорларының I форумы була. Анда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашуы көтелә. Форумга чакырулы педагогларның (30 яшькәчә) һәм мәктәп директорларының (35 яшькәчә) гомуми саны меңнән артык.


14
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумы базасында "Worldskills Russia"гә әзерлек буенча Халыкара компетенция үзәге барлыкка киләчәк.

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгында 2016 елда Казан шәһәрендә узачак информатика фәне буенча XXVIII Халыкара олимпиадага әзерләнү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты киңәшмәсе узды. РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов олимпиадага зур әзерлек эшләре алып барылуын искәртеп үтте

Регионара хезмәттәшлек кысаларында Ижау шәһәре мәктәпләре директорларыннан торган делегация Казан мәктәпләрендә булды. Кунаклар Иннополис Университетында, 83нче лицейда, М.Устинова исемендәге 102нче гимназиядә булды.

2015 елның 11 декабрендә Яр Чаллы шәһәрендә Л.Б.Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумында Татарстан Республикасында һөнәри белем үсешенең актуаль мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында республикакүләм киңәшмә узды. Чарада республика техникумнары һәм көллиятләре директорлары катнашты.


11
декабрь, 2015 ел
җомга

Россиядә студентларның стипендияләре 2016 елның сентябрендә 4 процентка индексацияләнәчәк. Бу хакта РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов хәбәр итте. "Киләсе ел бюджетына 2016 елның сентябрендә стипендияләрне 4 процентка индексацияләү салынган", - диде Ливанов.

10 декабрьдә Казанның "Корстон" комплексында "Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 инновацион идея" XI конкурсы җиңүчеләре бүләкләнде. Иң яхшы идея авторларын хөрмәтләү тантанасында Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, ТР вице-премьеры – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры вазифаларын башкаручы Альберт Кәримов, ТР Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов, югары уку йортлары ректорлары һәм башка рәсми затлар катнашты.

«2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын тормышка ашыру, Татарстан Республикасы һәм Башкортостан, Чуваш республикалары, Ульян өлкәсе арасында хезмәттәшлек турында шартнамәләрне тормышка ашыру максатыннан, 2015 нче елның 10 нчы декабрендә Аксубай районында регионара семинар уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International