Олы Кайбыч урта мәктәбенә – 85 ел! Тарих өчен әллә ни зур гомер дип әйтеп булмый, әмма шул вакыт эчендә ничәмә-ничә буын үсеп, канат ныгытып, зур тормышка аяк баскан, директорлар алышынган, укытучылар коллективы яңарган... Мәктәп тарихы районның катлаулы тарихы белән үрелеп барган.
Түбән Кама муниципаль районы һәм шәһәрендә бүгенге көндә 93 балалар бакчасы бар, аларга 16 меңнән артык бала йөри. Соңгы ун ел эчендә беренче тапкыр быел балалар бакчаларына 4200 бала килгән, бу рекордлы сан.