ЯҢАЛЫКЛАР


30
май, 2025 ел
җомга

Татарстан Республикасында «Энергия добра» социаль инициативалар конкурсы ярдәмендә оештырылган мәктәп укучылары өчен һөнәри юнәлеш буенча экскурсияләр башлана.

2 июньнән 30 июньгә кадәр педагогик белем бирү өлкәсендә шактый казанышларга ирешкән студентлар А.С. Макаренко исемендәге, В.А. Сухомлинский исемендәге, К.Д. Ушинский исемендәге, Л.С. Выготский исемендәге һәм Н.М. Карамзин исемендәге стипендияләр билгеләү өчен конкурс сайлап алуда катнаша ала. Конкурсны Россия Мәгариф министрлыгы оештыра, оператор - Волгоград дәүләт социаль-педагогика университеты.

28 майда Яшел Үзәндә «Родительский компас – продвижение родительского просвещения в гражданско-патриотическом воспитании» проекты кысаларында “Нык гаилә - көчле Россия” төбәкара конференциясе узды.

Чаллы дәүләт педагогика университеты төзелүенә 35 ел тулуны билгеләп үтте. 

"Мәгариф: чынбарлык һәм перспективалар" XIII Халыкара ачык педагогик форумының пленар утырышы кысаларында Чаллы дәүләт педагогика университеты һәм Патхумтхани шәһәрендә урнашкан Шинаватр университеты белән хезмәттәшлек турында килешүне имзалау тантанасы булды.

30 сентябрьгә кадәр мәктәп укучылары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары Бөтенроссия иншалар конкурсының төбәк этабында катнаша ала. 

2025 елның 30 маенда Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко, Россия мәгариф министры Сергей Кравцов һәм Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыру процессын оештыруны бәяләделәр.

Бүген Социаль сәясәт һәм Эксперт советының уртак утырышында депутатлар республикада балаларның һәм яшьләрнең җәйге ялын оештыруга югары бәя бирде.


29
май, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Быел Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында Татарстаннан 558 укучы катнашты, шуларның 55 укучы җиңүче һәм 210 укучы призер булды.

“Татарстанның ел укучысы -2025” Казан шәһәренең 2 нче лицей-интернатында унберенче сыйныф укучысы Гимран Абдуллин булды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International