ЯҢАЛЫКЛАР


17
сентябрь, 2025 ел
чәршәмбе

Бүген Уфада ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен оешмалар тәрбияләнүчеләре арасында Идел буе федераль округының «Вернуть детство» округ фестивале финалы башланды.

Татарстанның мәгариф оешмаларында 27 меңнән артык чит ил гражданы белем ала.

Казан шәһәренең 51нче урта мәктәбендә рус телен өйрәнә генә башлаган һәм мәктәпкә керү өчен тест үтә алмаган мигрант балалары өчен өстәмә дәресләр булдырылган.

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, Россия Цифрлар  министрлыгы белән берлектә, балаларны савыктыру кампаниясенә багышланган сораштыру үткәрә.

22 сентябрьгә кадәр (шул көнне кертеп) Россиянең барлык төбәкләрендәге  5-11 сыйныф укучылары гарәп теле буенча регионара олимпиаданың сайлап алу этабында катнаша ала.

 

19 сентябрьдә  Уфада мәктәпкәчә мәгариф оешмалары тәрбиячеләре форумы узачак.


16
сентябрь, 2025 ел
сишәмбе

Татарстанда мәктәп укытучыларына ярдәм итү чараларын киңәйттеләр. Моннан тыш, хезмәт хакына өстәмә түләүләрне балалар бакчалары тәрбиячеләре, урта һөнәри белем бирү һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре укытучылары алачак. Мәгариф системасындагы яңалыклар турында тулырак мәгълүмат - «Татар-информ» материалында.

Татарстан Республикасыннан фестивальдә балалар йортларында тәрбияләнүче 32 кеше катнаша

 

Түбән Кама балалар йортында тәрбияләнүче  Виктория Шәрапова  "Прокуроры на страже детства"иҗат эшләре конкурсы призеры булды,  ул      " История прокуратуры в лицах и событиях" номинациясендә 2 нче урынны яулады.

22 сентябрьдә "Яшьләр һәм балалар" илкүләм  проекты кысаларында Минск дәүләт балалар һәм яшьләр сараенда "Мобильный технопарк" технологик мастер-классларның масштаблы марафоны башланачак.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International