Татарстанда физика, математика һәм информатика укытучылары өчен грантлар күләмен арттырдылар, алар агымдагы, 2025 елда бүленәчәк.
8 сентябрьдән 14 сентябрьгә кадәр Бурятия Республикасының Улан-Удэ шәһәрендә « Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» Бөтенроссия һөнәри конкурсының «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның туган телдә сөйләмен үстерүнең иң яхшы практикалары» номинациясенең йомгаклау этабы уза.
7-14 сентябрь көннәрендә Бурятиядә “Иң яхшы туган тел һәм туган әдәбият укытучысы” ” бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы уза.
RAEX агентлыгы чыгарылыш укучыларының конкурентлык сәләте буенча илебезнең мәктәпләре рейтингын бастырды.
Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фонды тарафыннан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм ТР Фәннәр академиясе белән берлектә оештырылган «Ел инновациясе» конкурсына гаризалар кабул итү 2025 елның 30 сентябренә кадәр дәвам итәчәк.
Ясалма интеллект буенча Бөтенроссия олимпиадасына теркәлү 4 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. 2025 елда катнашучылар саны арту көтелә: ярыш халыкара статус алды һәм хәзер 8-11 нче сыйныф укучыларын гына түгел, төрле илләрдән килгән укучыларны да берләштерәчәк. Гаризаны рәсми сайтта бирергә мөмкин.
2025 елның 2 сентябрендә Росконгресс фонды һәм Инносоциум Фонды ярдәмендә «Инносоциум» социаль проектларының VIII Бөтенроссия студентлар конкурсы старт ала.
Конкурс чит ил студентларының һөнәри һәм иҗади үсеше өчен шартлар тудыруга, аларның лидерлык сыйфатларын үстерүгә һәм эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә үз казанышларын күрсәтүгә юнәлдерелгән.
Җәйге каникулларда мәктәп яны һәм шәһәр яны сәламәтләндерү лагерьларында 34 мең 692 бала ял иткән, бу узган ел белән чагыштырганда 4 мең 775 балага күбрәк.
Казанның күпмилләтле якшәмбе мәктәбендә яңа уку елында Белоруссия бүлеге ачылды.