ЯҢАЛЫКЛАР


5
сентябрь, 2025 ел
җомга

Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы башкарма комитеты муниципаль мәгариф учреждениеләренең яшь укытучыларына бер тапкыр бирелә торган түләү тәртибе турында нигезләмәне раслады. Документ 2025 елның 1 сентябреннән үз көченә керде.

Татарстан укучылары «Мәгълүматлар икътисады» илкүләм  программасының «Киләчәк коды» федераль проекты кысаларында телләрне бушлай үзләштерә алачак. 8-11 сыйныфларда укучы 200дән артык бала  катнашуга гариза биргән.

2025 елның 15 сентябрендә "Укучылар өчен мәдәният" ведомствоара мәдәни-мәгариф проекты кысаларында язучыларга һәм шагыйрьләргә - 2025 елгы юбилярларга багышланган "Рус классикасы хәзинәләре" бөтенроссия әдәби акциясе старт ала.

 

 

Казан ДМУның медицина сыйныфлары булган сигез мәктәп, 2025 елга RAEX агентлыгы рейтингының «медицина» юнәлеше буенча Россиянең 50 иң яхшы гомуми белем бирү учреждениесе исәбенә керде (https://raex-rr.com/education/best_schools/medical_school_rating/2025/).

РВБ компаниясе (Wildberries & Russ берләштерелгән компаниясе) һәм «Просвещение» компанияләр төркеме Россия мәгариф учреждениеләре өчен дәүләт сатып алулары өчен цифрлы платформа булдырачак.

 

Яшьләр арасында радикализмны, экстремизмны һәм террорчылыкны профилактикалау буенча «Конструктив» Идел буе форумы 2025 елның 25 сентябреннән 29 сентябренә кадәр Казанда узачак һәм Идел буе федераль округының 14 төбәген берләштерәчәк.

В.С. Леднев исемендәге эчтәлек һәм укыту методлары институтында 4 сентябрьдә яңартылган урта гомуми белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандартын эшләүгә багышланган эксперт советы утырышы узды. Чарага Россия Федерациясе Мәгариф министры урынбасары Ольга Колударова җитәкчелек итте.

Татарстан Республикасы Рәисе  Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча премьер-министр Алексей Песошин һәм ТР Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров җитәкчелегендәге республика делегациясе Татарстан шефлыкка алынган Луганск Халык Республикасының Рубежный шәһәренә килде. Сәфәрдә шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары Фәнил Әһлиуллин да катнашты.

“Татарстан хатын-кызлары” төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева Россия хатын-кызлар берлегенең Брянск бүлеге активистларының Брянск өлкәсендәге сәламәтлекләре чикле булган балалар өчен мәктәп кирәк-яраклары җыю турындагы мөрәҗәгате буенча  хезмәттәшләре белән сөйләште.

Конкурста сайлап алуга илнең барлык төбәкләреннән 18 дән 30 яшькә кадәр булга  яшьләр чакырыла.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International