11 сыйныфны тәмамлаучылар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясенең өстәмә чоры 4 сентябрьдә башлана. Өстәмә срокларда имтиханнарны төп чорда үтмәгән һәм аттестат алмаган чыгарылыш укучылары бирә алачак.
Мәскәү районындагы 130 нчы мәктәпкә капиталь ремонт ясалды.
Лаеш шәһәренең 1нче гимназиясендә террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган линейка узды.
2023 елда «Татнефть» ГАҖ 5 - 8 сыйныф укучылары өчен «Чистое наследие» яшь экологларның I республика олимпиадасын уздыру инициативасы белән чыкты.
Татарстан Республикасында “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты буенча Казанда һәм Чаллыда ике мәктәп төзү каралган, гамәлгә ашыру сроклары - 2025-2027 еллар.
3 сентябрьдә Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәгенең 80 еллыгына багышланган тантаналы җыелыш узды.
Мәгариф, яшьләр сәясәте һәм тәрбия эшләре өлкәсендә Бөтенроссия агарту һәм идарә кадрларын әзерләү үзәге яңа уку елы башлану уңаеннан «Цифровой Машук» онлайн-платформасын башлап җибәрә.
31 августта Г.Камал исемендәге Татар академия театрында "Глаголица" XII Халыкара бәйсез әдәби премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.
Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов 4 сентябрьдә яңа уку елында «Россия - минем офыклар» курсының беренче дәресен «Океан» Бөтенроссия балалар үзәге сменасында катнашкан 200 укучы өчен үткәрде.
5 сентябрьдә КНИТУ-КАИда Россиянең иң перспективалы яшь галимнәренең берсе, физика һәм математика милли үзәге хезмәткәре (НЦФМ), МДУ укытучысы Максим Вялков ачык лекциягә чакыра.