25 августта Татарстан Республикасы Президенты Аппаратында «Профессионалитет» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында партнерлык турындагы килешүгә кул куелды.
24-25 август көннәрендә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә «Россия: мәдәниятләр күптөрлелеге, гражданнар бердәмлеге» Идел буе федераль округының «Берләшмә» форумы булып узды.
Сугыштан соңгы 1947 елда СССР Хезмәт резервлары министры боерыгы белән Казанда 400 кеше контингенты булган һөнәрчелек, тимер юл училищелары һәм ФЗО өчен производствога өйрәтү осталары әзерләү өчен Казан индустриаль техникумы оештырыла.
15 августтан башлап татарстанлылар шәхси эшмәкәрләр ачкан балалар бакчалары һәм мәктәпләр өчен түләү максаты белән ана капиталыннан файдалана алачак. Бу хакта Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конкурска Урта һөнәри, югары белемле һәм үз эшчәнлекләрендә уникаль белемнәре белән уртаклашырга әзер булган 18 яшьтән өлкәнрәк РФ гражданнары кушыла ала. Шулай ук узган сезоннарда җиңүчеләр арасына кермәгән «Лекторлар лигасы» катнашучылары үзләре турында белдерә ала.
Казан дәүләт медуниверситетында Татарстан, Марий Эл һәм Калмыкия гомуми белем бирү мәктәпләренең химия укытучылары өчен «Химия буенча БДИ: югары баллны ничек алырга?» темасына методик семинар узды.
Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында беренче тапкыр «муниципаль төркем» оештырылды, анда 24 беренче курс студенты индустриаль-педагогик көллияттә муниципаль бюджет хисабына «башлангыч сыйныфларда белем бирү» юнәлеше буенча белем алачак.
23 августта Татарстан мәгариф оешмаларында тәрбия мәсьәләләре буенча ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева катнашында киңәшмә узды.
Яңа уку елы алдыннан Россия спорт министры, педагогика фәннәре докторы, профессор, Россия мәгариф академиясе әгъзасы Олег Матыцин Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетының Гыйльми советы утырышында катнашты. Бүген Казанга эш сәфәре кысаларында ул югары уку йортында булды.
Казанда мәгариф өлкәсендә идарә итү карарларына ярдәм итү өчен сынау проекты – цифрлы аналитик система эшләнде. Шәһәр август конференциясендә цифрлы трансформация буенча беренче адымнар турында шәһәр Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов сөйләде.