ЯҢАЛЫКЛАР


29
август, 2022 ел
дүшәмбе

Киров өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Идел буе федераль округы кураторы Дмитрий Чернышенко югары уку йортларына кабул итү кампаниясенең башлангыч нәтиҗәләре турында хәбәр итте.

Владимир Путин РФ Хөкүмәтенә стратегик инициативалар агентлыгы "РФ ВЭБ" белән берлектә мәктәпләрне белем бирү максатларында роботехника белән тәэмин итәргә йөкләде.

Куелган бурычларны хәл итү өчен, Татарстанның өч югары уку йорты базасында Алдынгы инженер мәктәпләре ачу өчен зур эш башкарырга кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә «Югары нефть мәктәбе» кампусы мәйданчыгында хәбәр итте. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Мәгариф һәм фән министры Валерий Фальков бүген КФУның Яр Чаллы институтында булдылар. Алар инжиниринг үзәген карадылар, шулай ук вуз каршында барлыкка киләчәк яңа инженер мәктәбе өчен кампус төзү концепциясен бәяләделәр.

Татарстан вузлары Үзбәкстан яшьләре өчен белем бирү күргәзмәләрендә катнаша ала. «Мәгариф һәм һөнәр» халыкара күргәзмәләре 2022 һәм 2023 елларда узачак.

Россиянең барлык төбәкләрендә яшәүче 16 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә дәүләт хисабына ташлама белән ИТ-белем алып була.


27
август, 2022 ел
шимбә

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы укытучы тутырырга тиешле документлар исемлеген минимумга кадәр киметте. Бу педагогларга бюрократик йөкләнешне максималь киметергә мөмкинлек бирә, дип хәбәр итә Россия Мәгариф һәм фән Министрлыгы.

Татарстан мәктәпләрендә туган телләрне укыту сәгатьләре киметелергә тиеш түгел. Республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары Рәмис Мөҗипов шулай дип белдерде. Ул һәр мәктәптә туган телне өйрәнү хокукы билгеләнгән күләмнән ким булмаган дәрәҗәдә сакланырга тиеш булуын әйтте.

Укытучылар хезмәтенә мөнәсәбәт үзгәрергә тиеш – бу педагог статусын күтәрү эшендә төп принцип. Бу хакта Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов Байкал мәгариф форумында чыгыш ясаганда белдерде.

Россия Мәгариф һәм фән Министрлыгы каршында федераль ата-аналар советы булдырылачак. Бу хакта җомга көнне Байкал мәгариф форумында ведомство башлыгы Сергей Кравцов хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International