Татарстанның җиде районында 9 нчы сыйныфны тәмамлап, татар теленнән төп дәүләт имтиханын тапшырган бер генә бала да юк.
13 августта «Костер» республика яшьләр үзәге базасында «Без бергә – 2022» республика профильле сменасының тантаналы ачылышы булды.
2022 елның 16 августында Казан шәһәренең «Адымнар - белем һәм татулыкка юл» полилингваль комплексында «Татарстан Республикасында милли мәгарифне үстерү» темасына педагогик хезмәткәрләрнең һәм идарә кадрларының республика форумы узачак.
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы 2022 елның 1 сентябреннән Россия мәктәпләрендә масштаблы проект – дәрестән тыш дәресләр циклын башлап җибәрә.
Елдан-ел илебезнең чыгарылыш сыйныф укучылары тормышларын педагогик эшчәнлек белән бәйләргә телиләр һәм педагогик вузларга укырга керәләр. Бу хакта «Россия-24» каналына биргән интервьюсында Россия Федерациясенең мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте.
Донбассның һәм азат ителгән территорияләрнең 100дән артык мәктәбе 1 сентябрьдә ачылуга әзер. Бу хакта «Россия 24» телеканалына биргән интервьюсында Россия Федерациясенең мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте.
153 мәктәптә, балалар бакчаларында һәм өстәмә белем бирү оешмаларында беренче катларда сак пунктларын төзекләндерү эшләре тәмамланып килә.
ДХР һәм ЛХР укучылары «Университет профильле белем бирү сменалары» проектында актив катнашалар.
Түбән Камада мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен яңа уку елына традицион кабул итү тәмамланды. Барлык балалар бакчалары да 100% ка кабул ителгән, дип сөйләде «Татар-информ» агентлыгына мәктәпкәчә белем бирү идарәсе җитәкчесе Светлана Андрианова.
2022 елгы Бөтенроссия түгәрәкләренә гаризалар кабул итү дәвам итә. Анда Фәнни-техник иҗат һәм технологик эшмәкәрлек өлкәсендәге түгәрәкләр, фән түгәрәкләре, технологик энтузиастлар командалары, мәктәп һәм студентлар стартаплары, шулай ук мәктәп укучылары һәм студентлар өчен берничә түгәрәкнең эш мәйданчыклары булган учреждениеләр чакырыла.