Республика олимпиада үзәгенең «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексында чираттагы дүртенче смена тәмамланды.
Программа 60 тан артык агарту һәм фестиваль чараларын берләштерә.
Россия фәнни фонды алты конкурска гаризалар кабул итә башлау турында игълан итә. Алар арасында генетик тикшеренүләрне гамәлгә ашыручы лабораторияләргә ярдәм итү буенча конкурс; дисциплинарара тикшеренүләр конкурсы; дөнья дәрәҗәсендәге фәнни лабораторияләргә ярдәм итү буенча конкурс; аерым фәнни төркемнәр конкурсы; шулай ук элегрәк бирелгән грантларны (дөнья дәрәҗәсендәге фәнни лабораторияләр һәм аерым фәнни төркемнәр) озайтуга ике конкурс.
20 августта «Югары белем бирү мәгариф оешмаларында студентлар үзидарәсенең иң яхшы практикасы» Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү башлана.
2023 елдан урта һөнәри белем турындагы дипломнарда QR-кодлар урнаштырылачак. Бу документны ялганнан саклар дип көтелә.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов киләсе елда Лаеш районында балалар бакчасы һәм мәктәп төзергә кушты. Ул нигез итеп Казанда һәм Чаллыда гамәлгә ашырыла торган проектларны алырга тәкъдим итте.
2022 елның 15-17 августында Казан (Идел буе) федераль университетының Алабуга институты базасында Мәктәп укытучыларының XII Халыкара фестивале узачак.
Бүген Казанда яшь педагогларны "Укытучы" һөнәренә багышлау тантанасы узды. Педагогик эшчәнлек башланыр алдыннан мәгариф өлкәсенең яңа эш башлаган хезмәткәрләре Татарстан җитәкчелегеннән котлаулар кабул итеп алды.
Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык грантлары конкурсының икенче сезонына гаризалар кабул итү дәвам итә. Татарстан халкының социаль яктан әһәмиятле проектны финанслау өчен 1 млн. сум оту мөмкинлеге бар.
12 августта Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе кысаларында Яшел Үзән муниципаль районының В.В. Карпов исемендәге лицей базасында яшь педагогларны «Укытучы» һөнәренә багышлау узачак.